Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Украинадагы илчелекләре һәм консуллыкларыннан хезмәткәрләрне эвакуацияли башлады  


Русиянең Киевтагы илчелеге өстендәге Русия байрагы төшерелгән диелә.  

Русиянең Украина шәһәрләрендәге барлык дипломатик вәкиллекләрендә хезмәткәрләрне эвакуацияләү башланган. Бу хакта 23 февральдә Киевтагы илчелек вәкиленә сылтама белән ТАСС дәүләт агентлыгы хәбәр итте.

Кичә Русиянең тышкы эшләр министрлыгы Киевтагы илчелегендәге һәм Одессадагы, Львовтагы вә Харьковтагы баш консуллыкларындагы хезмәткәрләрне "аларның гомерен һәм иминлеген саклау өчен" Украинадан чыгару ниятләре турында белдергән иде.

Министрлык хәбәрендә әйтелгәнчә, 2014 елдан башлап, илчелек һәм консуллыклар берничә мәртәбә һөҗүмнәргә дучар булган. Ә Русия дипломатлары үтерү турында янаулар алган диелә.

Шаһитләргә сылтама белән Reuters, Русиянең Украинадагы илчелеге байракларын төшерүе турында хәбәр итте. Интерфакс та Русиянең Киевтагы илчелеге өстендәге Русия байрагы төшерелгән, дип язды.

Украина кризисы сәбәпле, АКШ һәм Европаның күпчелек илләре дипломатия миссияләре хезмәткәрләрен Львовка күчерде һәм ватандашларын илдән китәргә чакырды.

Бу хәлләр Вашингтонның Русия гаскәрләре Украина җирләренә тулы масштаблы һөҗүм әзерли дип кисәтүе вазгыятендә бара.

Мәскәү моны кире кага, әмма Донбасстагы фетнәчел республикаларның бәйсезлеген таныды һәм аларның җирләренә даими гаскәрләр кертүгә юл куйды.

Шуннан соң Украинаның тышкы эшләр министрлыгы ил президенты Владимир Зеленскийга Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне тулысынча өзәргә тәкъдим итте. Югары Радага мөнәсәбәтләрне өзү һәм илләр арасындагы чикләрне ябу турындагы канун өлгесе кертелгән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG