Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОның Һаагадагы халыкара мәхкәмәсе Украинаның Русиягә каршы дәгъвасын карый


Утырышта Русиядән вәкил катнашмый.

БМОның Һаагадагы халыкара мәхкәмәсе 7 мартта Украинаның Русиягә каршы дәгъвасын карый башлады. Киев Мәскәүне геноцид турындагы халыкара конвенциягә дөрес аңлатма бирмәүдә гаепли. Дәгъва итүче фикеренчә, Русия хакимиятләре конвенцияне Украина җирләренә бәреп керү өчен начар ниятләрдә кулланган.

Русия президенты Владимир Путин, 2014 елдан алып, сугыш башланганга кадәр Украинаның Донбассында барган вакыйгаларга карата геноцид терминын кулланды. Киев мәхкәмәдән Русиядән хәрби һөҗүмен туктатуны таләп итүен сорый.

Дүшәмбе мәхкәмә утырышы башында хөкемдар Джоан Донохью, утырышта Русиядән вәкил юк, дип хәбәр итте, утырыш онлайн трансляцияләнә.

Украина вәкиле Антон Кориневич исә, геноцидта гаепләүләрнең нигезсез булуын дәлилләргә ниятләвен әйтте, һөҗүм итәр алдыннан Мәскәү Киевка каршы шундый гаепләүләр белдергән иде.

XS
SM
MD
LG