Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анталиядә Украина һәм Русия тышкы эшләр министрлары очрашты 


Дмитрий Кулеба, Сергей Лавров
Дмитрий Кулеба, Сергей Лавров

Дмитрий Кулеба һуманитар мәсьәләләрне хәл итү өчен атышны бер тәүлеккә туктатып тору мәсьәләсен күтәргән, әмма бу мәсьәләдә алга китеш булмаган.  

Төркиянең Анталия шәһәрендә 10 мартта Украина һәм Русиянең тышкы эшләр министрлары – Дмитрий Кулеба һәм Сергей Лавров очрашты.

Бу - ике атна элек Русия Украинага сугыш башлаганнан соң ике ил вәкилләренең мондый югары дәрәҗәдә беренче тапкыр очрашуы.

"Интерфакс" мәгълүматына күрә, фикер алышулар 1,5 сәгать барган. Анда журналистлар булмаган, залга бары тик берничә оператор һәм фотографны гына керткәннәр.

Кулеба белән Лавров сөйләшүләрендә Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу да катнашты. Аның сүзләренчә, очрашуның максаты – Украина һәм Русия президентларының сөйләшүләренә бер адым ясау.
РБК-Украина агентлыгы алданрак Дмитрий Кулебаның Лавров белән очрашуда өч төп таләпне җиткерәчәген язды. Бу – атышны туктату, оккупацияләнгән җирләрне азат итү һәм һуманитар мәсьәләләрне хәл итү.

Министрларның һәркайсы очрашудан соң аерым матбугат очрашуы уздырды.

Дмитрий Кулеба, һуманитар мәсьәләләрне хәл итү өчен, Украина тарафының бер тәүлеккә атышны туктатып тору мәсьәләсен күтәрүен әйтте. Әмма бу мәсьәләдә алга китеш булмаган.

"Әгәр агрессор ил моны теләми икән, без сугышны туктата алмыйбыз", дип белдерде Кулеба. "Шулай да Украина бирешми. Без дипломатик чишелешләр эзләячәкбез, ә моңа ирешкәнче кешеләрне Русия агрессиясеннән яклаячакбыз", диде Украина министры.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров үзенең матбугат очрашуында Русиянең Украинага һөҗүм итмәвен һәм башка илләргә дә һөҗүм итәргә ниятләмәвен әйтте. "Русия коралсызландырылган, дус, урыс теленә һәм урыс мәдәниятенә тыюлар булмаган Украинаны күрергә тели", диде ул.

Украинаның тышкы эшләр министры белән очрашуда атышны туктату турында беркем дә килешергә җыенмаган иде, дип белдерде Лавров. Шул ук вакытта ул көнбатыш илләренең санкцияләренә карата фикер белдерде. "Русия башка беркайчан да көнбатыш ширкәтләренә бәйле булмаячак, "бернинди Сэм абый да" Русиянең икътисадын җимерү өчен карарлар кабул итә алмаслык итеп эшләячәк. Русия үз икътисады турында үзе кайгыртачак, ил хакимиятләре моның белән шөгыльләнә", диде министр.

Шул ук вакытта Сергей Лавров Путинның Зеленский белән очрашудан баш тартмавын да әйтте "кайчан да булса ул булырга мөмкин" дип белдерде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG