Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутат Гыйлметдинов туган телләрне укыту сәгатьләре артачагын ышандырды


Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Башлангыч мәктәп өчен 150, урта мәктәпләргә – 300 сәгать өстәләчәк, дип көтелә.

Татарстанда туган телләрне өйрәнү кимендә өч сәгать күләмендә сакланачак. Бу хакта 12 апрельдә Русия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов Казанның 186 лицеенда узган Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшмәсендә белдерде.

Аның сүзләренчә, туган тел дәресе сәгатьләре артырга мөмкин.

"Сайтта инде эленеп тора: уку програмнары, уку сәгатьләре билгеләнгән. Аларга үзгәрешләр кертеләчәк, башлангыч мәктәп өчен тагын 150, урта мәктәп өчен 300 сәгать өстәләчәк. Туган телләрне өйрәнү кимендә өч сәгать күләмендә сакланачак. Кемдер өстәмә теләсә, вариатив өлеше дә арттырылачак", дип белдерде ул.

Гыйлметдинов яңа уку елыннан республикаларның дәүләт телләре дәресе дә кертеләчәген әйтте.

Сүз белем бирүнең яңа федераль стандартлары турында бара. Аның нигезендә яңа укыту програмнары төзеләчәк һәм ул 2022 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Ләкин бөтен уку програмнарында туган телләрне арттыру каралмаган. Ә програмны мәктәп үзе сайлый һәм ул туган телләр бик әз булган, икенче дәүләт теле бөтенләй булмаган планны да сайлый ала.

Татар телен укыту мәсьәләсендәге каршылыклар 2017 елның җәендә Русия президенты Владимир Путинның кешене ана теле булмаган телне укырга мәҗбүр итү ярамый дигән сүзләреннән соң башланды. Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.

Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. Хәзер татар телен өйрәнү өчен укучыларның ата-аналары гариза язарга тиеш.

2022 елның 1 сентябрендә гамәлгә керәчәк яңа федераль белем бирү стандартларына (ФГОС) күрә, татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү хокукы бирелә. Аны шулай ук ата-ана гаризасы белән өйрәнеп булачак.

Быел Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың дистәдән артык районында милли мәгарифнең хәле авыр булуын таныды.

XS
SM
MD
LG