Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус мәхкәмәсе Русия ватандашы Сапеганы алты ел колониягә хөкем итте


Софья Сапеганы
Софья Сапеганы

Софья Сапега былтыр Ryanair очкычы Мински һава аланына төшеп утырырга мәҗбүр ителгәннән соң блогер Роман Протасевич белән бергә кулга алынган иде.

Беларус мәхкәмәсе Русия ватандашы Софья Сапеганы алты ел гомуми режимлы колониягә хөкем итте. Былтыр Ryanair очкычы Мински һава аланына төшеп утырырга мәҗбүр ителгәннән соң блогер Роман Протасевич белән бергә кулга алынган Сапега бүгенге мәхкәмә залыннан ук сак астына озатылды.

Сапега Беларус җинаять кодексының җиде маддәсе нигезендә гаепләнә. Алар арасында социаль нәфрәт уяту, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренә карата көч куллану яки көч куллану белән янау, журналистика эшчәнлегенә киртә кую турында маддәләр дә бар.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул Беларус куәт структуралары хезмәткәрләре турында мәгълүмат җыюга багышланган сайтны модерацияләгән.

Алты елга иректән мәхрүм итү — Сапегага янаган җәзаның иң кечкенәсе. Мәхкәмә аның тикшерүчеләр белән хезмәттәшлеккә ризалашуын исәпкә алган.

Сапега 2021 елның 23 маенда Беларус хакимиятләре Афиннан Вильнюска барган очкычны Минскида төшеп утырырга мәҗбүр иткәннән соң кулга алынды. Соңрак очкычны Протасевич белән Сапеганы кулга алу өчен төшеп утырырга мәҗбүр итүләре ачыкланды.

Көнбатыш илләре Беларустагы Александр Лукашенко режимын кеше урлау максатындагы һава пиратлыгы белән шөгыльләнүдә гаепләде һәм аңа каршы яңа чикләүләр кертте. Ул чакта төп игътибар оппозицион NEXTA Telegram-каналына нигез салучыларның берсе Протасевичка булды. Бу канал Беларуста узган президент сайлауның рәсми нәтиҗәләренә каршы протест чараларын актив яктыртып килә иде. Рәсмиләр ул сайлауда Лукашенконың җиңүен игълан итте.

Апрель аенда Беларус югары мәхкәмәсе NEXTA-ны террорчы оешма дип игълан итте.

Кулга алынганнан соң Протасевич Беларус медиасында үзенең элекке көрәштәшләрен тәнкыйтьләп чыгыш ясый башлады. Соңрак аны тикшерү изоляторыннан чыгардылар. Аңа белдерелгән гаепләүләр әле дә гамәлдә, әмма аның хәзер кайда булуы һәм ни белән шөгыльләнүе төгәл билгеле түгел.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG