Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Казанда һәм Чаллыда кырымтатар сөрген көнен искә алды


Казан. 18 май 2022 ел
Казан. 18 май 2022 ел

Ике шәһәрдә дә берлек вәкилләре плакат тотып шәһәр үзәкләренә чыккан. Берлек җитәкчесе Наил Нәбиуллин сивил җәмгыятькә басымның көчәюен, урам чаралары оештыруның авырлашуын искәртә.

Бүген, 18майда, кырымтатарларның ватаннарыннан сөргенгә җибәрелүенә 78 ел тулган көндә, "Азатлык" татар яшьләре берлеге Казанда һәм Чаллыда ялгыз пикетлар оештырды. Активистлар шәһәр үзәкләрендә кулларына "18 май — Кырымтатарларны сөргенгә җибәрү көне. Бу фаҗигане онытырга хакыбыз юк. Туганнар! Безнең йөрәкләр сезнең белән!" дигән плакатлар тотып торды.

Берлек җитәкчесе Наил Нәбиуллин Азатлыкка әйтүенчә, соңгы вакытта ниндидер урам чаралары оештыру авырлашкан, әмма "Азатлык" мондый чаралар үткәрүне дәвам итәчәк.

— Соңгы вакыйгалар аркасында җәмгыятебездә курку хисе бар, кешеләр урамнарга чыгарга курка. Сивил җәмгыятькә, сивил хокукларга басым көчәйде. Яхшылыкка чакырган плакатлар өчен дә хөкем итәләр, штрафлар сугалар шуңа күрә мондый пикетларга чыгу авырайды, зур чаралар оештыру бөтенләй мөмкин түгел. Шулай да без бу эшебезне дәвам итәчәкбез. Кырымтатарларны сөргенгә җибәрү көне уңаеннан пикет оештырып, "Кырымтатарлар — кан кардәшләребез, йөрәкләребез сезнең белән һәм Казан да, Татарстан да бу фаҗигане онытмады" диясебез килә. Кырымның фаҗигасен — Казан, Казанның фаҗигасен — Кырым хәтерләргә тиеш, Казанның да Кырымның да фаҗигасен бөтен төрки дөнья хәтерләргә бурычлы дигән фикердә без, — дип сөйләде Наил Нәбиуллин Азатлык радиосына.

"Азатлык" берлеге җитәкчесе кырымтатарларны сөргенгә җибәрүне җинаять һәм зур фаҗига дип атый, бу җинаять турында бөтен дөнья сөйләргә тиеш дип искәртә.

18 майда кырымтатарларга теләктәшлек күрсәткән чараларны "Азатлык" яшьләр берлеге 13 ел дәвамында уздырып килә. Аерым алганда, 2020 елда берлек вәкилләре Казанның Бауман урамында ялгыз пикетларга чыкты, 2019 елда байракчыклар таратты.

Кырымтатар халкы сөргене

1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG