Accessibility links

Кайнар хәбәр

NYT: май башында Северский Донец елгасы аша кичеп чыгарга тырышканда Русиянең 400ләп хәрбие һәлак булган


Северецкий Донец елгасында һөҗүмнән соң, 12 май. Фотоны Украина кораллы көчләре чыгарды.
Северецкий Донец елгасында һөҗүмнән соң, 12 май. Фотоны Украина кораллы көчләре чыгарды.

Май башында Северодонецкидагы украин гаскәрләрен чолганышка алу өчен, русияләрнең Белогоровка бистәсе тирәсендә елганы кичеп чыгарга тырышуы, әмма моның уңышсыз тәмамлануы хәбәр ителгән иде.

8 майда Северский Донец елгасын кичеп чыгарга тырышканда Русиянең 400ләп хәрби хезмәткәре һәлак булган. Бу хакта Украина хәрбиләренә сылтама белән The New York Times хәбәр итә.

Май башында Северодонецкидагы украин гаскәрләрен чолганышка алу өчен, Русия гаскәрләре Белогоровка бистәсе тирәсендә елганы кичеп чыгарга тырышты, дип сөйләгән Украина кораллы көчләре вәкилләре басмага. Әмма Русия хәрбиләре үзләре чолганышта калган – аларга елганың көньяк ярына кичеп чыгарга мөмкинлек биргәннәр, соңыннан артиллериядән көчле ут ачканнар, елга юлы буйлап миналар агызып җибәргәннәр һәм кичүләрне шартлатканнар, шул рәвешле чигенергә юл калдырмаганнар диелә.

NYT хәбәрчесе бу көрәш булган урынга барган, аңа Русиянең җимерелгән техникасын – ким дигәндә 15 бронемашинаны, шулай ук урмандагы кишәрлекне күрсәткәннәр. Басма язуынча, анда "агачлардан Русия униформасы кисәкләре асылынып тора" һәм "таркалып килүче мәет исенә чыдарлык түгел"

Украина кораллы көчләре полковнигы Дмитрий Кашенко NYT хәбәрчесенә әйтүенчә, украин хәрбиләре мегафоннардан русияләргә бирелергә тәкъдим иткән, әмма ул алар моны ишеткәндер дип ышанып әйтә алмавын белдергән. Аның әйтүенчә Русиянең кайбер хәрбиләре чолганыштан кача алган – елганы башка юнәлештә йөзеп чыкканнар.

Озак та үтмәгән, Русия хәрбиләре шартлатылган понтон күперләрне төзәткәннәр һәм Северский Донец елгасын кабат кичеп чыгарга тырышып караганнар, әмма аларны украин көчләре каршы алган диелә.

NYT фикеренчә, Белогоровка янында булган хәл Украинага каршы сугыш башлавыннан бирле Русиянең иң зур корбаннар китергән уңышсызлыкларының берсе.

Сугыш барган шартларда бу мәгълүматларны бәйсез тикшерү мөмкин түгел. Гадәттә сугышта катнашучы яклар үз югалтуларын киметеп, дошманныкын арттырып күрсәтергә тырыша.

Русия хәрбиләренең Северский Донец елгасын кичеп чыкканда уңышсызлыкка дучар булуы турында алданрак билгеле булган иде. Әмма ничә хәрбинең үлүе турында саннар булмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG