Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ковидтан күмәк иммунитет 41 процентка төшкән


Бүгенгә республикада 1,2 млн кеше ревакцина ясатмаган.

Татарстанда коронавирустан күмәк иммунитет 41 процентка төшкән. Бу хакта 27 майда Роспотребнадзорның республика идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде.

"Эпидемиологик математик модель бар. Бу исәпкә вакцина ясатканнар белән беррәттән авырып терелгән кешеләр дә керә. Ярты елдан иммунитет төшә дип алсак, бездә күмәк иммунитетның торышы борчу тудыра. Хәзер республикада ул 41 процентны тәшкил итә", диде ул.

Шул ук вакытта стопкоронавирус.рф сайтында Татарстанда күмәк иммунитет 38,6 процентка төшкән диелә.

Пандемия башыннан республикада коронавирустан 2,5 млн кеше вакцина ясаткан. Бу вакцина кадатырга тиешле кешеләрнең 83,5 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта ярты елдан соң, бүгенгә ул 26 ноябрьгә кадәр вакцина ясатучылардан исәпләнә, ревакцина узучылар саны нык кимегән.

"Хәзергә вакцинаны кабаттан 310 мең кеше ясатты. Бүген 1 199 мең кеше ревакцина узмады. Авыру таралган очракта, бу кешеләргә чирне авыр хәлдә кичерү куркынычы яный", диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

14 мартта Татарстанда коронавируска каршы мәҗбүри вакциналау гамәлдән чыгарылды. Бу – мәҗбүри вакциналанырга тиешле категориягә керүчеләрнең күмәк иммунитет дәрәҗәсе 80 проценттан артуы белән бәйләп аңлатылды.

Узган елның 11 октябреннән Татарстанда мәҗбүри вакцина ясату кертелгән иде. Аерым алганда 60 яшьтән өлкәнрәкләр, медицина хезмәткәрләре, мәгариф оешмалары, социаль оешмалар, транспорт, хезмәт күрсәтү өлкәләре, сәнәгать оешмалары, төзелеш, тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре һәм түрәләр вакциналанырга тиеш иде.

Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Татарстанда 139 кеше коронавирус йоктырган, пандемия башыннан 144 710 кеше савыккан, 1 995 үлем очрагы теркәлгән.

Русиядә соңгы тәүлектә 4 619 очрак теркәлгән, 84 кешенең гомере өзелгән диелә. Пандемия башыннан рәсми теркәлгән үлемнәр саны 378 784 очракка җиткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG