Бүген, 31 майда, Русия иминлек шурасы секретаре Николай Патрушевның Казанга эш сәфәре белән килүе көтелә. Ул Идел буе төбәкләрендә дәүләт иминлеге мәсьәләләре турында киңәшмә үткәрәчәк. Бу хакта шураның матбугат хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.
"31 майда Русия иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев Идел буе федераль бүлгесе төбәкләрендә дәүләт иминлегенең мөһим мәсьәләләре турында киңәшмә үткәрәчәк", дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Утырышта төбәк җитәкчеләре, федераль министрлыклар һәм оешмалар вәкилләре, Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашачак.
1 июньдә Патрушев Татарстанның бер районына сәфәр кылачак. Ул анда кадет мәктәбе укучылары белән очрашыр дип көтелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!