Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 13 татар теле укытучысына 115 мең сумлык грант биреләчәк


Җиңүчеләр Казан, Әлмәт шәһәрләре, Актаныш, Саба, Арча, Балтач, Мамадыш, Лениногорски, Кайбыч, Әгерҗе, Кукмара районнарындагы мәктәпләрдә белем бирә.

Татарстанда татар теле олимпиадаларында җиңүчеләр әзерләгән 13 укытучыга грант биреләчәк. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Грантка бәйге 25 майдан 10 июньгә кадәр узган. Анда 8-11 сыйныф укытучылары катнаша алган. Бәйгегә республикадан барлыгы 52 гариза килгән.

"Иң күп балл җыйган 13 укытучыга бер тапкыр 115 мең сум биреләчәк", диелә.

Җиңүчеләр Казан, Әлмәт шәһәрләре, Актаныш, Саба, Арча, Балтач, Мамадыш, Лениногорски, Кайбыч, Әгерҗе, Кукмара районнарындагы мәктәпләрдә белем бирә.

Узган ел Татарстанда телләр үстерү програмы акчасы 2,2 тапкыр арттырылды. Аңа өстәмә 150 млн сум бирелде. Ул грантлар рәвешендә таратылачак диелде.

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан Русия төбәкара олимпиадасы ел башында узды. Татар теле укытучылары дәрес сәгатьләре кимүен әйтте. Җиңүчеләр татар теле укытучылары булырга теләмәвен сөйләде.

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште.

Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.

Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыри укыту турында канун кабул ителде. Хәзер татар телен өйрәнү өчен укучыларның ата-аналары гариза язарга тиеш.

Татар телен мотлак укыту туктатылганнан соң, Татарстан мәктәпләрендә татар телен сайлаучылар елдан-ел кими бара. 2017 елда укучылар арасында татар телен сайлаучылар саны 69 процент тәшкил иткән булса, 2020-2021 уку елында ул 65 процентка төшкән. Республика мәгариф системында 3525 туган тел (урыс теле түгел) һәм әдәбият укытучысы эшли, шуларның 3,4 меңе – татар теле мөгаллиме.

Казанда тел мәсьәләсе тагын да кискенрәк. Соңгы елларда башкалада татар телен өйрәнүчеләр саны 10 процентка кимеде. 2017 елда 65 процент укучы ана теле буларак татар телен сайлаган булса, быел мәктәп укучыларының 55 проценты гына татар телен өйрәнергә гариза биргән. Соңгы мәгълүматлар җәмәгатьчелеккә чыкканнан соң, Халыкара урыс соборы Казанда 34% урыс баласының татар телен сайлау хәбәрен тикшерүне сорап, ризасызлык белдерде.

Татарстанда татар мәктәпләре туган телләрдән кала фәннәрне урыс телендә укыта. Узган ел бердәм дәүләт имтиханын иң яхшы балларга биргән мәктәпләр арасына татар мәктәпләре кермәде.

2022 елның 1 сентябрендә гамәлгә керәчәк яңа федераль белем бирү стандартларына (ФГОС) күрә, татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү хокукы бирелә. Аны шулай ук ата-ана гаризасы беләнөйрәнеп булачак.

Быел Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың дистәдән артык районында милли мәгарифнең хәле авыр булуын таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG