Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыны әйләнеп уза торган машина юлын төзү өчен 60 меңнән артык агачны кисәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Юл төзүчеләр Дәүләт урман фондының да 31 меңнән артык зур агачын кисәчәк диелә.

Чаллыны урап уза торган яңа машина юлын төзү өчен 60 меңнән артык агачны, шул исәптән Дәүләт урман фонды җирләрендә үскәннәрен дә кисәргә туры киләчәк. Бу хакта Chelny-biz яза. Сүз Чаллы янындагы, Тукай һәм Зәй районнары җирләрендә салынучы юл турында бара.

Юл төзүчеләр июльдән сентябрьгә кадәр агач аудару, вак куакларны кисү һәм агач төпләрен казып чыгару белән шөгыльләнәчәк диелә. Бу эшләр өчен 19 миллион сум тотылачак.

Басма мәгълүматына күрә, юл төзүчеләр Дәүләт урман фондының 31 меңнән артык агачын, башка җирләрдәге 30 меңнән артык зур агачны кисәчәк. 30 һектарлап җирне вак урманнардан һәм куаклыклардан чистартасы булачак.

2024 елда 133 миллион сумнан артык акча тотып, Тукай районының Борды, Яңа Троицки, Комсомол, Кенәз авыл җирлекләрендә агач-куаклар утырту ниятләнә диелгән хәбәрдә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG