Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нэнси Пелоси Тайваньга килергә мөмкин дип көтелгәндә төбәктә киеренкелек кисәк арта


Нэнси Пелоси
Нэнси Пелоси

Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин АКШ президенты Джо Байденны "ут белән уйнамаска" һәм Пелосиның Тайваньга баруын юл куймаска чакырды.

АКШ Конгрессы Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелосиның 2 августта Тайваньга килү мөмкинлеге сәбәпле Тайвань тирәсендә киеренкелек кисәк артканда аның Азия сәфәре белән кызыксынучылар да күбәеп китте. Тайваньны үз биләмәсе дип санаучы Кытай аның бу уртауга килүенә кискен каршы чыга.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы бу сәфәр илнең суверенитетын бозуы турында белдерде һәм Вашингтонга моның җитди нәтиҗәләре буларак дип янады.

Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин АКШ президенты Джо Байденны "ут белән уйнамаска" һәм Пелосиның Тайваньга баруын юл куймаска чакырды. Тулысынча дәүләт контролендәге Кытай социаль челтәрләрендә Пелоси делегациясе утырган очкычны бәреп төшерергә чакырулар таралды.

Пекин Тайвань янында хәрби хәрби күнегүләр уздыра, анда десант көчләре катнашындагы атышлар да уза. Төбәктә зур тизлекле ракета да очырылган. Reuters сишәмбегә каршы төндә Кытайның берничә хәрби очкычы һәм хәрби корабы Тайвань бугазының уртасына килгән дип хәбәр итә.

АКШның 3-нче иң югары җитәкчесе Пелоси Тайваньга баруын расламады да, кире дә какмады. Аның Тайвань президенты Цай Инвень һәм Тайвань парламенты вәкилләре белән очрашу мөмкинлеге турында хәбәр ителде.

Коммунистик Кытай Тайваньны киләчәктә үзенә буйсындырачагын белдереп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG