Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга күчеп килгән Украина балаларын мәктәпкә җыйнау өчен "Бердәм Русия" халыктан акча һәм әйберләр җыя


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Депутатлар Украина балаларына ярдәмне халыктан өмет итә, әмма Башкортстанда яшәүче ата-аналар үзләре дә баланы мәктәпкә җыйнау чыгымнарының артуына, Путинның 2021 елда балаларны мәктәпкә әзерләү өчен бүлеп биргән 10 мең сум күләмендәге ярдәме турында быел бернинди хәбәрләр булмауга зарлана.

Башкортстанның Украинадан китерелүчеләр урнашкан "Речные зори" шифаханәсендә балаларны мәктәпкә әзерләү мәсьәләләре каралган җыен узган. Аны Русия думасы депутаты Эльвира Аиткулова, Башкортстан мәгариф министры урынбасары Илдар Мәүлетбердин, Уфаның Калинин районы хакимияте хезмәткәрләре уздырган. Бу хакта "Башинформ" яза.

"Биредә Мариупольдән, Лисичанскидан, Донецкидан һәм башка шәһәр-авыллардан килгән кешеләр яши. Мәктәп яшендәге барлыгы 42 бала бар. Кешеләрнең бер әйберсе дә юк, шуңа балаларны 1 сентябрьгә җыйнауга фирка дә кушылачак", дигән Эльвира Аиткулова.

Аның әйтүенчә һәр теләге булган кеше моңа катнаша ала: канцелярия кирәк-яраклары, спорт һәм аяк киемнәрен "Бердәм Русия"нең Уфадагы яки Башкортстанның башка шәһәр-районнарындагы кабул итү урыннарына китерергә кирәк дигән депутат.

Украинадан күчеп килүчеләр үзләре исә балаларга урындык-өстәлләр, өстәл яктырткычлары кирәк булачак дигән. Балаларны мәктәпкә район биргән автобус йөртәчәге әйтелә.

Депутатлар Путин башлаган сугыштан качып күченергә мәҗбүр булган Украина балаларына ярдәмне халыктан өмет итә, әмма шул ук вакытта Башкортстанда яшәүче ата-аналар үзләре дә баланы мәктәпкә җыйнау чыгымнарының артуына, Русия президенты Владимир Путинның 2021 елда балаларны мәктәпкә әзерләү өчен бүлеп биргән 10 мең сум күләмендәге ярдәме турында быел бернинди хәбәрләр булмауга зарлана. Бу хакта Mkset басмасы да язды.

Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачев та ата-аналардан мәктәп букчаларының һәм кирәк-яракларының бәяләре нык артуы турында шикаятьләр килүен белдергән иде. Депутатларга бу шикаятьләрне тикшерергә кушылды. Бәяләрнең нык артуы расланса, бу мәсьәлә парламент утырышында тикшереләчәк һәм чаралар күрү турында карар булачак.

Шул ук вакытта Башкортстанда уникенче мәртәбә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия чарасы оештырылды. Ул авыр хәлдәге Башкортстан гаиләләренә балаларын мәктәпкә әзерләргә ярдәм итә, теләге булганнар махсус пунктларга кирәк-яраклар китерә ала. Быел исә Украинадан китерелгән балаларга да бу ярдәмнән өлеш чыгарачаклар. Хәйрия чарасы 1 июльдән 31 августка кадәр барачак.

27 апрельдә Уфага Украина һәм Донбассның фетнәчел төбәкләреннән 306 кеше китерелде. Алар арасында 69 бала бар диелде. Башкортстанга 17 кешедән торган беренче төркем 21 апрельдә килде. 3 июль Башкортстанга Украинаның Донецки һәм Луһански төбәкләреннән тагын бер поезд килде. Украинадан китерелүчеләр арасында 105 бала, 98 ир-ат һәм 128 хатын-кыз бар диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG