Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда асаба халыклар телләре унъеллыгы планында ниләр бар


Каәанда "Түгәрәк уен" фестивале, 2017 ел
Каәанда "Түгәрәк уен" фестивале, 2017 ел

Планда чаралар исемлеге генә бирелгән, аларның нинди акчага уздырыласы әйтелми. Чаралар башлыча башка дәүләт програмнарыннан алынган. Алар инде моңарчы уздырылып килә, яңалыклар юк диярлек. Балалар, яшьләр өчен заманча проектлар күренми.

Атна башында Татарстан хөкүмәте порталында Халыкара асаба халыклар унъеллыгын уздыру планы чыкты.

Бу чараларны оештыру комитеты рәисе итеп Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевны билгеләгәннәр. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән мәгариф министры Илсур Һадиуллин рәис урынбасарлары булачак.

Карарда бары тик чаралар исемлеге генә бирелгән, аларга акча бүленүе турында әйтелми. Кайбер чаралар бүгенге көндә гамәлдә булган башка дәүләт програмнарыннан алынган.

БМО 2022-2032 елларны асаба халыкларның телләре унъеллыгы итеп игълан итте. Быел 9 февральдә Русия премьер-министры Михаил Мишустин Русиядә Халыкара асаба халыклар унъелыгы уздыру турында карар имзалады. Чаралар планында милли телләрдә мобиль әсбаблар булдыру, Себер, Ерак Көнчыгышта яшәүче азсанлы халыклар мәдәнияте виртуаль музее булдыру һәм башка күп төрле вакыйгалар кергән.

Мишустин карары чыкканда Украинада сугыш башланмаган, Русия халыкара оешмаларда катнаша иде. Русия Украинага басып кергәннән соң ярты ел узды, илгә Көнбатыш санкцияләре кертелде, Русия берничә мөһим халыкара оешмадан чыкты. Быел җәй Казанда ЮНЕСКО дөнья мирасы комитетының 45нче җыены узарга тиеш иде, ул билгесез вакытка күчерелде.

Шуңа карамастан, ЮНЕСКО карамагында узучы асаба халыклар унъеллыгы планын Татарстан барыбер төзегән. Чаралар берничә өлкәгә бүленгән:

  • дәүләт идарәсен һәм сивил җәмгыять институтлары белән элемтәләрне камилләштерү чаралары
  • белем бирү һәм педагогик кадрлар әзерләү өлкәсендәге чаралар
  • дигитальләштерү һәм мәдәният өлкәсендәге чаралар
  • фән өлкәсендә чаралар
  • китап чыгару һәм медиа өлкәсендәге чаралар

Урыс теленә игътибар

Планда урыс телен саклау, үстерүгә багышланган чаралар зур гына урын алып тора. Ел саен 6 июньдә урыс теле көнен уздыру каралган. 26 апрель – Туган тел көне дип аталган, ә 21 февраль – Халыкара туган телләр көненә чаралар каралмаган.

Моннан тыш, урыс телендә укымаганнар өчен урыс теленнән Халыкара олимпиада, "Раштуа укулары", "Онегин укылары", "Аксаков укулары", Лев Толстой исемендәге фәнни-гамәли конференцияләр уздыру; урыс теленең Русиядә яшәүче башка халыклар телләре белән бәйләнешенә багышланган лекцияләр уку; "Татарстанның урыс традицион мәдәнияте", "ПушкинФЕСТ", "XXI фольклор хәрәкәте" проектларын тормышка ашыру; Татарстанда урыс халкының матди һәм матди булмаган мирасы турында "Казан губерниясе. Урыс фольклоры" сайтын ясау һәм алып бару, Татарстанның урыс авылларында фольклор-этнографик экспедицияләр оештыру; урыс теленнән Халыкара тоталь диктант уздыруда катнашу кебек чаралар кергән.

Аларның кайберләре моңа кадәр дә уздырыла иде, яңа чаралар да бар.

Быел 6 июньдә, Халыкара урыс теле көне уңаеннан Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип белдерде. "Хәзерге вакытта билгеле халыкара вакыйгаларга бәйле урыс теле, Русиянең күпмилләтле мәдәнияте яклауга мохтаҗ", диелде аның чыгышында.

Моннан тыш, Миңнеханов фәрманы белән Татарстанда урыс теле комиссясе дә төзелде. Татарстанда урыс теленә аерым комиссия булдырылганда, татар теле комиссиясе исә башка туган телләр белән берләштерелде.

Татар теленә багышланган чаралар

Татар теленә кагылышлы чаралардан да яңа әйберләр әллә ни күп түгел. Шул ук Сабантуй, "Түгәрәк уен" фестивале, татар теленнән халыкара олимпиада, диктант, иң яхшы татар теле укытучысы бәйгесе, татар теле сүзлекләре бастыру кергән.

Моннан тыш, читтән торып татар теленә өйрәтүче "Ана теле" проектын тормышка ашыру, татар телендә "Фәнни Татарстан" журналы бастыру, Татар гыйлеме" дип аталган халыкара фәнни мәктәп оештыру ниятләнә диелә. Татарларның рухи һәм матди мирасын барлау өчен Русиянең төрле төбәкләренә экспедицияләр дә оештырмакчылар.

Төрки дөнья һәм башка телләр

Планда төрки халыклар мәдәнияте белән бәйле ике чара бар. Берсе "Төрки лингвокультурология: проблемнар һәм перспективалар" халыкара фәнни-гамәли конференция. Аны Казан федераль университеты ел саен уздырмакчы.

Икенчесе шулай ук КФУ проекты, "Көнчыгыш-Көнбатыш контекстында төрки халыклар әдәбияты һәм мәдәнияте" фәнни-гамәли конференциясе. Ул ике елга бер уздырылыр дип ниятләнә.

Удмурт, мари, чуаш, һәм башка телләр өчен дә аерым чаралар каралган. Кайбер чаралар, гомумән, "туган телләр"гә бәйле. Яңарак темалардан күпмилләтле алан оешытруны атарга мөмкин. Анда төрле телле сменалар булачак.

Алда әйтелгәнчә, әлеге чараларның күпчелеге яңалык түгел, алар башка дәүләт програмнарында да бар. Һәм биредә балалар, яшьләр өчен ниндидер заманча проектлар юк, электән килгән бәйрәм-конференцияләр генә.

Сугыш шартларында БМО һәм ЮНЕСКО белән мөнәсәбәтләр

БМОның глобаль планында төп урын белем бирү, мәгарифкә бирелә. Аннары телләрне популярлаштыру, пропагандалауга һәм аның кулланылышын арттыруга багышлана. Бу чараларны тормышка ашырганда БМО төрле илләрнең хөкүмәтләре, оешмалары белән хезмәттәшлек итәчәк. Ләкин Көнбатыш Украинага каршы сугыш башлаган Русиягә санкцияләр керткәннән соң Русия халыкара оешмалардан чыкты яки чыгу юлында. Бу әлеге унъекллыкны уздыруга да йогынты ясамасмы?

Азатлыкның БМОдагы әлеге тема белән шөгыльләнүче чыганагы сүзләренчә, ЮНЕСКО дәрәҗәсендә Русия бөтен проектларда да катнашуын дәвам итә, моннан аны чыгарып булмый. Алай гына да түгел, Русия июльдә унъеллыкны тантаналы ачып җибәрде, анда башлыча Азия, Латин Америкасы һәм Африкадан 60лап илдән вәкил катнашты. Шулай да бер проблем бар: ул да булса Көнбатыш илләренең Русия катнашкан проектлардан баш тартырга теләве.

Көнбатыш илләре Русия катнашкан проектлардан баш тартырга тели

— Русия - унъеллыкны уздыру глобаль төркеменең (аның эшчәнлеген ЮНЕСКО оештыра) әгъзасы. Шулай ук бу төркемдә Русиянең асаба халыклары вәкилләре дә бар. Әмма Арктикада, Европада һәм Төньяк Америкада Русия һәм аның асаба халыклары катнашкан халыкара чаралар әзәйде яки бөтенләй юкка чыкты. Кайбер фикер алышулар бара, мәсәлән, балыкчылык буенча. Асаба халыкларның эре оешмалары элемтәләрне саклап калу яклы. Ләкин шул ук вакытта каты тәнкыйть тә бар. Көнбатшы илләре һәм әлеге илләрнең иҗтимагый оешмалары, шул исәптән, асаба халыклар оешмалары Русия белән элемтәләрне йә киметте, йә туктатып тора, йә бөтенләй туктатты", диде БМО вәкиле.

Европаның кайбер төньяк илләрендә грант алучыларны хөкүмәт кисәтеп тә куйган: проектларда Русия вәкилләре катнашкан очракта акча кире алыначак. Шул ук вакытта, Русия үзе дә илдә Көнбатыш оешмаларын контрольдә тота, фокус "дустанә" илләргә юнәлтелгән ди БМО вәкиле.

  • 2018 елда мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укыту турында канун гамәлгә кергәннән соң милли телләрне саклау проблемы тагын да кискенләште.
  • Шул ук елны Русия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды төзү турында фәрман имзаланды. Фонд "Русия дәүләтенең тарихи-мәдәни мирасы һәм рухи байлыгы булган Русия халыклары туган телләрен саклау һәм өйрәнү шартлары тудыру максатыннан төзелә" диелде.
  • Азатлык сораштырган белгечләр дә бу фондка өметләр багламавын белдергән иде.
  • 2022 ел ахырына кадәр Русия халыклары телләрен саклау һәм торгызу програмы төзелеп бетәргә тиеш. Әлегә бу хакта сөйләшүләр күренми.
  • Татарстанда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау һәм үстерү дәүләт програмы эшләп килә. Аның берсе быел тәмамлана. Икенчесе 2023-2030 еллар өчен төзелгән. Аңа барлыгы 1 млрд сум чамасы акча бирелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG