Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан һәм Татарстан җитәкчелеге халык мөрәҗәгатьләре белән ничек эшли


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (c) һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (c) һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Башкортстан халкы куркып тормый, гозерләрен турыдан-туры республика башлыгына социаль челтәрләрдә яза. Татарстан президентына сәлам җиткерәләр, изге теләкләр телиләр. Белгечләр Татарстанда кешеләр хакимият тарафыннан ныграк бастырылган дип саный.

Украиндагы сугыш, бигрәк тә мобилизация башлану халыкта бик күп төрле сораулар тудырды. Башкортстан халкы шундук үз проблемнары турында республика башлыгы Радий Хәбировның Вконтактедагы постлары астында, Башкортстан белән идарә итү үзәге (ЦУР Башкортстан) пабликаларында калдыра башлады. Бу инде анда гадәти хәл. Аларга башлык идарәсе, ЦУР яки башка дәүләт оешмалары тиз арада җавап бирә. Ул җавапларның күбесе буш, проблемны чишә алырлык түгел, ләкин бер сорау да игътибарсыз калмый дияргә була.

Татарстанда хәлләр башкачарак. Президент Рөстәм Миңнеханов аккаунтында постлар еш яңармый, кешеләр бердәнбер "Исәнмесез" дип язылган постка комментар калдыра. Алар да "сәлам", "хәерле иртә, хөрмәтле президент", "илләребезгә тынычлык телибез", "исән-сау булыйк", "Татарстан чәчәк атсын" кебек сүзләрдән генә гыйбәрәт. Казанның Вишневка бистәсендә мәктәп сораучылар сирәк-мирәк күренә, торак сатып алганда алданучылар, бөлгенлеккә төшкән банклардан акчаларын ала алмаучылар языштыра. Аларга җавап бирүче юк, ә кайбер сораулар яки тәнкыйтьләр сөртелә дә.

Азатлык Башкортстан белән Татарстанда хакимиятләрнең халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү сәясәтен тикшерде, белгечләр белән сөйләште.

Башкортстан

Башкортстан җитәкчелегенең интернетта халык мөрәҗәгатьләре белән эшләүне 2010 елда республиканың элекке президенты Рөстәм Хәмитовтан башлады дияргә мөмкин. Ул үз чорында livejournal платформасында блог алып бара иде. 2018 елда хакимияткә Радий Хәбиров килгәннән соң республикада "Инцидент-менеджмент" системы эшләтеп җибәрелде.

"Инцидент-менеджмент" - федераль проект, социаль челтәрләрдә халык калдырган сорауларны анализлап, төрле дәрәҗәдәге хакимият оешмаларына җибәрә. Түрәләргә беренчел җавап өчен бер көн бирелә, ә мәсьәләне конкрет чишү өчен - күп дигәндә сигез көн. "Инцидент-менеджмент"ны ул вакытта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы акционерлык җәмгыятенең мөдирләр шурасы рәисе Ростислав Морзагулов алга сөрде. Бүгенге көндә Морзагулов оппозициядә, чит илдә яши, Михаил Ходорковский проектлары белән хезмәттәшлек итә.

Республика башлыгы постлары астында халык ниләр генә язмый: чүп контейнерының тулуы, юлларның начар булуы, бала пособиесе бирелмәү, табибка языла алмау, йөрт түбәсе черү, дарулар булмау һәм башкалар. Украинада сугыш башланганнан соң сугышка алынган ирләре, уллары турында язучылар артты. Ихтыриялардан торган Шәйморатов батальонында сугышучыларның туганнары ирләребезнең кайдалыгын белмибез, ике атна инде элемтәгә чыкмыйлар дип чаң сукты. "Хәлләрен белергә Башкортстан вәкилләрен җибәрдек" дигән тынычландыргыч җавап бирелде. Ә берничә көннән Радий Хәбиров Башкортстан батальоннарыннан хәбәрләр килде дип, аларның фотоларын чыгарды. Ул фотоларның һәм скриннарның дөреслеген, аның нәкъ менә шул көннәрдә төшерелгәнен ачыклап булмый. 6 октябрьгә Шәйморатов батальоныннан кимендә сигез, Доставаловтан бер кеше кайтарып җирләнде.

21 сентябрьдә Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң Хәбиров постлары астында көн саен 500гә якын сорау калдырылды. "Ни өчен минем ирем эләкте, ул бит авыру", "ни өчен мин эләктем, минем 3 балам бар, аларны кем карый", "Ни өчен мобилизациягә алынучылар кием-салым, сугыш кирәк-яраклаыр белән тәэмин ителми", "ни өчен сугышка алынган ирләр салкын идәннәрдә йокларга мәҗбүр" – халык сорауларны яудырды гына. Аларга рәсмиләр җавап бирергә тырышты. Нәкъ шушы җаваплардан бу мобилизациянең күпләргә кагылуын аңларга була иде. Минем яшем яки белгечелем туры килми, сугыш тәҗрибәм юк диючеләргә, "мобилизация вакытында яшь, хәрби звание, хәрби белгечлелек исәпкә алына, ләкин алар каты кысалар белән регламентланмаган" дип җавап бирәләр.

Кайчак бер үк темага җаваплар үзгәрә, яңа методичкалар буенча эшли башлаганнар, ахры, дигән хис кала. Мәсәлән, мобилизациягә ялгыш эләккән дип санаган кешеләргә махсус форма тутырырга киңәш ителә, аларны эшкәртәчәкбез диелә. Ул формаларның кая китүе билгесез, "мин тутырган идем, җавап булмады, мәсьәлә хәл ителмәде" диючеләр күп.

Радий Хәбиров посты астында калдарылган мөрәҗәгать
Радий Хәбиров посты астында калдарылган мөрәҗәгать

Башкортстан социологы Илдар Габдрафыйков сүзләренчә, республикада халык белән эшләүдә бу гына җитми.

"Кешеләр мөрәҗәгать иткән проблемнарны теркәп бару һәм ишеттерү – бу халыкка да һәм җирле хакимият өчен дә яхшы дип саныйм. Әмма бу гына җитми. Дәүләт хакимияте тарафыннан күпкә нәтиҗәлерәк чаралар күрү кирәк. Ләкин ресурслар җитмәү яки аларны нәтиҗәле кулланмауга кайтып кала", диде ул Азатлыкка.

Татарстан

ЦУР Татарстанда да эшли, ләкин аның активлыгы түбәнрәк. Президент Рөстәм Миңнехановның постлары астында иң зур активлыкны фатир алуда алданучылар һәм банк мөштәриләре күрсәтә. Соңгы вакытларда Казанның Вишневка бистәсендә мәктәп сораучылар бар. Миңнехановның постлары кайбер төбәк башлыкларының туган көннәре белән котлау, бәйрәмнәргә махсус ясалган видеолар чыгарудан гыйбәрәт.

Рөстәм Миңнеханов посты астында калдырылган фикерләр
Рөстәм Миңнеханов посты астында калдырылган фикерләр

Татарстан дигитальләштерүдә алга киткән төбәкләрнең берсе булып тора. Биредә 2012 елда беренчеләрдән булып "Халык контроле" порталы эшли башлыды. Монда халык үз зарын әле дә яза ала. Сораулар социаль-көнкүреш темаларына кагыла. Җавап тиз бирелми, бер айга кадәр сузылырга мөмкин. Монда үз исемең белән теркәлеп керү мөһим, сорау язганда фото кертү дә кирәк.

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Татарстанда көчле авторитаризм хөкем сөрә, шуңа күрә теләсә нинди тәнкыйть бастырыла.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Ике республикадагы идарә системын чагыштырсаң, Башкортстанда гражданлык җәмгыяте оешкан төстә эшләвен күрергә була. Башкортстанда хакимиятнең надзоры һәм контроле зәгыйфьрәк. Татарстанда исә, барлык тармакны тулысынча колачлаучы систем корылган. Аеруча, медиа, фикер алышу, халык белән аралашу коммуникациясен контрольдә тотарга тырышалар. Шул сәбәпле, бездә "Татмедиа" кебек монстр бар. Пропагандага күп акча сарыф ителә. Татарстан җитәкчелеге халык белән ничек эшләргә кирәклеген белми.

Башкортстанда хакимият тотрыклы түгел. Анда һәрвакыт протест чаралары уза. Халык та активрак, пассионаррак кебек күренә. Хөкүмәт аларның зарларына җавап бирергә мәҗбүр. Татарстанда, киресенчә, ханлык системы ясалган. Аның нәтиҗәсе элегрәк эшләгән булса, хәзер ул күренми. Әгәр син бөтен якны томалыйсың икән, саф һава керми башлый, атмосфера бозылырга тотына. Хакимият үзен гөнаһсыз дип саный, кешеләр белән санлашмый, халык проблемын күрми башлый. Шуңа күрә коммуникацияләрнең җепләре бозыла. Миңа калса, бу систем әкренләп туза һәм зәгыйфьләнә бара.

Татарстанда – көчле, Башкортстанда – зәгыйфь авторитаризм

Татарстанда – көчле, Башкортстанда – зәгыйфь авторитаризм. Ике системның аермасы шунда ук күзгә ташлана. Башкортстанда Күштау мәсьәләсе күтәрелде, халык митингларга чыкты, татар-башкорт милли хәрәкәтләре дә активрак эшләде. Татарстандагы хакимият барлык урында үз кулын тыгып, хәтта оппозицияне дә гел күзәтүдә тота. Бу системның киләчәге юк. Әгәр дә хакимият кешеләр белән туры элемтәдә түгел икән, марксизм классиклары әйтмешли, инкыйлаб вазгыяте килеп чыга. Өстәгеләр яңа шартларда идарә итә алмый, ә астагылар болай яши алмый. Сугыш, пандемия, икътисад төшү, эчке психологик кара таплар булуы, депрессия таралуы, куәт оешмаларының басымнары, киләчәкнең күренмәве – бу деструктив юлга китерүче күренешләр. Безнең хакимият башкача эшли алмый. Халык түзгәннән соң калкып чыга, — ди ул.

Айсин татарларны Явыз Иван чорыннан бирле бастыралар, шуңа күрә шундый тарихи систем оешкан дип саный.

Татарстанда, Башкортстаннан аермалы, кеше күбрәк курка

— Башкортстанда да канәгатьсезлек көчле. Шулай да ул үз каналын таба. Халык урамга чыга, интернетта яза. Татарстанда барысы да бетон белән капланган кебек. Әгәр дә берәрсе комментар калдыра икән, аны шундук бетереп куялар, яисә куәт оешмалары килеп сөйләшүләр үткәрә. Татарстанда, Башкортстаннан аермалы, кеше күбрәк курка. Казан ханлыгы җимерелеп авыр хәлләр килгәч системнан качып безнең халык Урал якларына, хәзерге Башкортстан урманнары ягына киткәннәр. Шуңа күрә анда иреклек торышы сизелә. Явыз Иван чорыннан башлап безне басып барганнар, шул рәвешле Татарстанда шундый тарихи систем оешкан. Моны түрәләр белә торып кешеләрне куркыта, бастыра, — ди белгеч.

Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев Татарстанда хакимият алмашмау нәтиҗәсендә барлыкка килгән лояльлек һәм курку ныграк дип саный. Башка сүзем юк ди ул.

Соңгы арада Татарстанның дәүләт медиасы һәм аларга эшләүче журналистлар, блогерлар мобилизациядән кануни рәвештә калу юлларын күрсәтүче мәкаләләр, постлар чыгара башлады. Шулай ук алар ялгыш мобилизацияләнгән дип санаучыларга хокукый ярдәм күрсәтүләре турында да белдерде. Бер яктан караганда, алар "золымчы хакимияткә" каршы торалар кебек дигән тойгы да кала. Ләкин бу Татарстанда гына башланган тема түгел. Кайбер федераль дәүләт медиа җитәкчеләре дә Русия буйлап шундый "җәберләнгәннәргә" "ярдәм итә". Беренчеләрдән булып бу эшне Russia Today телеканалы баш мөхәррире, Кремль пропагандачысы Маргарита Симоньян башлады.

Руслан Айсин моны сәяси уен дип саный.

— Имеш, патша бөтенесен белеп бетерми, җирле түрәләр аның фәрманын боза. Путин үзе яхшы, ак күлмәктә, халык мәнфәгатьләрен кайгырта, янәсе. Маргарита Симоньян – бик рациональ кеше. Ул болай гына бер нәрсә дә әйтми. Бу тулы бер кампаниягә охшаш әйбер. Татарстан дәүләт медиалары сөйли икән, аның каян килгәне аңлашыла. Миңа калса, тискәре күренешне каплар өчен оештырыла бу. Әлбәттә, өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, барлык кешене дә җәлеп итә башладылар. Халыкның нәфрәте, протесты чыккач, бераз төзәтмә керттеләр. Симоньянны чыгарып, Путин сезнең өчен кайгыра, урындагы хәлләрне белеп бетерми дип әйттеләр. Шуннан соң Путин сугышка хәрби әзерлеге булган 35 яшькә кадәрле кешеләрне генә алу турында фәрман чыгарды, янәсе.

Без Путинга, дәүләт пропагандасына ышанып булмавын беләбез. Алар акны кара, караны – ак диләр

Без Путинга, дәүләт пропагандасына ышанып булмавын беләбез. Алар акны кара, караны – ак диләр. Медиа өлкәсе дәүләт кулында. Альтернатив чыганаклар юк диярлек. Барлык җирдә тоташ пропаганда бара. Миңа калса, бу җәмгыятьне тынычландыру өчен эшләнелә. Чынлыкта исә, теләсә-кайсы кешеләрне, хәтта гарипләрне дә, 55 яшьлек ир-атларны да, бронь булган студентларны да алалар. Әлеге систем башкача эшли алмый. Әгәр нәтиҗәле бюрократик систем булса, ул аны башкарып чыга алыр иде. Ә Русиядә ул бик зәгыйфь. Мобилизация үткәрү – шактый кыен процесс. Ул боерык бирдең дә иртәгә үк башкарылачак дигәнне аңлатмый. Ул яхшы планлаштырылган зур кампания. Аларны ашатырга, инфраструктураны булдырырга, өйрәтергә, кораллар бирергә кирәк. Барысын да төбәкләргә кайтарып калдырдылар. Алар үзләре амуниция алырга, ашатырга, хезмәт хакы түләргә тиеш.

Төбәкләрнең моңа акчалары юк. Боларның барысы да ахмак рәвештә эшләнде. Шуңа күрә медиа патша яхшылык тели, аерым дәүләт даирәләре аның боерыгын кире кага, йә саботаж ясый дип әйтеп бара, — ди сәясәт белгече.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG