Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда күпләп балык үлгәннән соң, ферма җитәкчесе урынбасарын хөкем итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Елгага якын урнашкан җирләрне ашлау өчен, "Урожай" сөт фермасы тирес керткән булган, көчле яңгырлар аны елгага агызган, шул сәбәпле балыклар үлгән диелә.

Башкортстанның Аургазы районындагы Үзән елгасында күпләп балык үлүе сәбәпле ачылган җинаять эше Гафури районара мәхкәмәсенә җибәрелгән.Бу хакта республика прокуратурасы хәбәр итә.

Тикшерү фаразынча, гаепләнүче 2022 елның июнь-июлендә Аургазы районындагы Сокат, Келәүле, Үзән елгалары янында урнашкан җир кишәрлегенә ашлама итеп тирес керткән.

Шул ук вакытта ул терлек тизәкләренең сулыкларга төшмәвен тиешенчә тәэмин итмәгән диелә.

Тикшерүчеләр фикеренчә, бу елгаларның пычрануына һәм күпләп балыклар үлүгә сәбәпче булган. Килгән зыян 800 мең сум дип бәяләнә, аны тулысынча каплаганнар диелә.

Гаепләнүче гаебен таныган.

Июль аенда Mkset басмасы күпләп балыклар үлүе турында хәбәр иткән иде. Урынга белгечләр чыкты, алар терлек тизәкләренә тап булган. "Урожай" сөт фермасы өч елга янында тирес түккән , ә көчле яңгырлар аларны Үзән елгасының кушылдыкларына : Сокат һәм Келәүле елгаларына агызган, балыкларның үлүенә шул сәбәпче булган диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG