Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татар конгрессының Милли шура комитетлары төзелде


Конгрессның Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев
Конгрессның Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев

Дөнья татар конгрессы Милли шурасы утырышында комитетлар тәкъдим ителде. Конгресс рәисе Васил Шәйхразиев белдерүенчә, барлыгы 7 төркем төзелә.

Милли мәгариф һәм фән комитетын Дания Заһидуллина җитәкли. Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы комитетын Ркаил Зәйдулла багачак. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм уртак татар мәгълүмат мохите комитеты өчен Илшат Әминов җаваплы. Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшкуарлыкны үстерү һәм икътисади багланышларны булдыру комитетының җитәкчесе — Ринат Насыйров. Татар дипломатиясе һәм халыкара элемтәләр өчен Данис Шакиров җаваплы. Татар дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү төркемен Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкли. Татар тарихы һәм заман комитетында башлык — Дамир Исхаков.

2022 елның августында Татар конгрессы Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итте, Татар конгрессыннан чыгарга җыенган оешмалар да бар.

Белешмә: Дөнья татар конгрессы

1992 елның июнендә Казанда татар халкының беренче корылтае җыела. Анда Татарстан, Русия һәм чит илләрдән делегатлар катнаша. Әлеге җыенда Дөнья татар конгрессын, аның башкарма комитетын оештыру карары кабул ителә.

1998 елның апрелендә оешма Русия Юстиция министрлыгында теркәлү үтә һәм "Бөтендөнья татар конгрессы" иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге статусын ала.

Татар конгрессының барлыгы җиде корылтае үтте: 1992, 1997, 2002, 2007, 2012, 2017 һәм 2018 елда (соңгысы чираттан тыш корылтай). 2022 елның 1-2 августында сигезенче корылтай уза.

Оешманың җитәкчеләре: Индус Таһиров (1992-2002), Ринат Закиров (2002-2020), Васил Шәйхразиев (2017 елдан Милли шура рәисе), Данис Шакиров (2020 елдан башкарма комитет җитәкчесе).

Дөнья татар конгрессы 458 милли-мәдәни оешманы берләштерә, Татарстанда һәм Русиядә – 311, 45 чит илдә 147 татар оешмасы белән хезмәттәшлек итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG