Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы хастаханәгә һөҗүмдә яңа туган бала һәлак булган


Русия гаскәрләреннән азат ителгән Купянски. 2 октябрь 2022 ел
Русия гаскәрләреннән азат ителгән Купянски. 2 октябрь 2022 ел

Төнлә Русия гаскәре С-300 ракетларын Запорожье өлкәсендәге Вольнянски шәһәре хастаханәсенең бала тудыру бүлекчәсенә аткан диелә.

Украинаны чираттагы мәртәбә утка тоту нәтиҗәсендә өч кеше үлгән, аларның берсе – яңа туган бала. Бу хакта Украина президенты офисында хәбәр иттеләр.

Төнлә Русия гаскәре С-300 ракетларын Запорожье өлкәсендәге Вольнянски шәһәре хастаханәсенең бала тудыру бүлекчәсенә аткан диелә. Атышларда ике көн элек туган малай һәлак булган, аның әнисе исән калган дип белдерделәр президент офисында.

Моннын тыш ике табиб яраланган, берсе авыр хәлдә. Җимереклекләрне аралау эшләре дәвам итә диелә.

Шулай ук президент офисы Русия гаскәрләренең Харьков өлкәсендәге Купянски шәһәренә һөҗүм итүен хәбәр итте. Ракетлар торак йортка һәм поликлиникага төшкән, җирле мәктәп тә өлешчә җимерелгән. Атышлар вакытында урамнан узып барган ике кешенең һәлак булуы әйтелә.

Украина гаскәре Купянскины оккупациядән быел сентябрьдә азат иткән иде.

Владимир Зеленский шәһәрләргә һөҗүм ясалуына фикер белдереп, Русия "безнең илгә китергән бөтен явызлыклары өчен җавап бирәчәк", диде.

Әлегә бу һөҗүмнәргә Русия аңлатма бирмәде. Азатлык низаг тарафлары чыгарган мәгълүматны оператив рәвештә тикшерә алмый.

  • 24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. БМО мәгълүматынча, хәрби хәрәкәтләр аркасында ноябрь уртасына 6557 тыныч кеше үлгән, шуларның 408е – балалар. Бу белешмәләр тулы булмаска мөмкин.
  • Украина хакимиятләре Русия хәрбиләренә кагылышлы күпсанлы җинаять эшләрен тикшерә, аларны сивил халыкка җинаятьләрдә гаепли. Русия тыныч кешеләрне үтерүгә катнашу булмавын әйтә.
  • Сентябрьдән башлап Украина һөҗүмгә күчте. Шуннан соң Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә ашыгыч рәвештә Украинаның бу җирләрен Русиягә кушу турында референдумнар уздырдылар.
  • Украина һәм күп кенә башка илләр бу тавыш бирүләрне танымый, чөнки ул оккупацияләү шартларында һәм хәрби хәрәкәтләр барганда уздырылды, бу исә Украина кануннарын һәм халыкара нормаларны боза.
  • Тавыш бирүләр нәтиҗәсендә Русия Украина җирләрен аннексияләде. Киев та, Көнбатыш илләре дә аннексияне танымаячагын белдерде.
  • Кремльдә өлкә үзәкләре Украина контролендә булса да, Херсон һәм Запорожьены Русия төбәкләре дип санауларын дәвам итәләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG