Accessibility links

Медиа: банклар мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның туганнарына кредит яллары бирүдән баш тарта


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мобилизация игълан ителгәч, Русиядә сугышка чакыртып алынганнарга кредит ялы бирү турында канун кабул ителде. Әмма кемнәрнеңдер кредит ялы сораган гаризаларына тискәре җаваплар килә, ә кемнәрдер рөхсәт алса да, бурычның түләнми калган кебек күренүеннән һәм пенилар өстәлүеннән зарлана.

Ноябрьдә Русиядәге банк мөштәриләре банкларның мобилизацияләнгәннәргә кредит яллары бирүгә "җавапсыз каравын"нан еш зарлана башлаган, бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Кредит оешмаларның сугышка чакыртып алынган кешеләргә кредит ялларын дөрес итеп бирмәүләренә яки бөтенләй бирүдән баш тартуларына зарланып, Banki.ru форумында дистәдән артык шикаять чыккан. Бу хәлләргә "Сбербанк", "ВТБ", Тинькофф-банк, Альфа-банк һәм башка оешма мөштәриләре дучар булган диелә.

Әйтик әтисе сугышка чакыртып алынган егет аның кредитын түләми торырга рөхсәтне ничек итеп соравын сөйләгән. "Банк егетнең чат аша язган мөрәҗәгатьләренә җавап бирмәгән, ә "кайнар элемтә"гә шалтыраткач, телефонны куйганнар" диелә.

Икенче бер зарланучы банк кредит ялы сораган документларны кабул итте, әмма өч сәгать эчендә ял бирүдән баш тартулары турында җавап җибәрде, дип әйткән.

Тагын бер русияле кредит ялларын рәсмиләштерсә дә, банкның электрон әсбабындагы шәхси биттә түләү графикларының үзгәртелмәве, вакытында түләмәгән өчен пенилар өстәлеп торуы турында зарланган.

"Коммерсантъ" язуынча, хәзерге вакытка кредит яллары сорап ВТБга берничә мең мөрәҗәгать килгән. Совкомбанк шундый 7 меңләп гаризаны хуплаган. "Уралсиб"та исә 800ләп гариза алганнар диелә.

Банклар исә кредит яллары бирү белән бәйле проблемнарны "техник авырлыклар" белән аңлата.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Сугыш башланганнан соң бәяләр нык күтәрелде.
  • 21 сентябрьдә игълан ителгән "өлешчә мобилизация" кайбер гаиләләрнең хәлен тагын да авырайтты. Башкортстанда ирләрен мобилизация белән сугышка озатырга мәҗбүр булган һәм авыр хәлдә калган хатын-кызлар арасында хәзер көнен көнгә ялгау өчен өстәмә кредит алырга җыенучылар да бар.
  • Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәч, сугышка алынучыларга һәм аларның гаиләләренә кредит яллары бирү турында канун кабул ителгән иде. Белгечләр моның бурычларны түләүдән тулысынча азат ителү булмавын, кайчан да булса барыбер түләргә кирәк булачагын искәртә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG