Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Тинчурин паркын Яңа елга бизәүгә өч миллион сум тотачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тинчурин паркына янып тора торган “Яңа ел чыршысы” корылмасы куелачак.

Казанда Тинчурин паркына янып тора торган "Яңа ел чыршысы" конструкциясе куелачак, моңа 2,9 миллион сум тотачаклар.

Бу хактагы тендер Татарстанның дәүләткә сатып алулар сайтында чыккан, акчалар шәһәр бюджетыннан бүленә. Гаризаларны 29 ноябрьдә кабул итә башлаганнар, аукцион 9 декабрьдә узачак.

Күптән түгел Татарстанда республиканың чыршы бәйрәмен уздыру өчен 32 миллион сум тотачаклары билгеле булды, ә "Казан" гаилә үзәге каршындагы җирләрне Яңа елга бизәү 13,037 миллион сумга төшәчәк.

Соңгы елларда Казанда Хәтер көне нәкъ менә Тинчурин паркында уза иде. Хәтер көнендә мөселман татарларга Казанны яклап һәлак булганнар рухына Кирмәнгә килеп дога кылырга рөхсәт бирелми. Моны түрәләр дәүләт, медицина, мәгариф, дини оешмалар янында урам җыеннары уздыруны тыючы Татарстан канунына сылтанып эшләүләрен әйттеләр.

  • Шул ук вакытта, Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, күп кенә төбәкләр Яңа ел чараларыннан баш тарта башлады. Әйтик Чуашстанда Яңа ел бәйрәмнәрен уздырмаячаклары, моңа тотыласы акчаларны мобилизацияләнгәннәргә тапшырачаклары хәбәр ителде.
  • Ленинград өлкәсеннән соң, Петербурда да Яңа елга ниятләнгән бәйрәм чараларыннан баш тарттылар. Аерым алганда Невски проспектында һәм Сарай мәйданында концерт, Таврически сараенда хәйрия чарасы һәм фейерверк булмаячак.
  • Янга калдырылган акчаларны ихтыярилар һәм мобилизацияләнгәннәрне коралландыру һәм тәэмин итү өчен тотачакбыз, дип аңлатты төбәк губернаторы Александр Беглов.
  • Түбән Новгород башлыгы Юрий Шалабаев та шундый ук карар кабул итүен җиткерде. Күмәк йөрешләр, фейерверклар, концертлар булмаячак диде.
  • Әмма Кремльдә төбәкләрнең Яңа ел бәйрәмнәреннән баш тартуын хупламадылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG