Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 нәтиҗәләре: Азатлык сайты һәм социаль челтәрләр


2022 елда Азатлыкның кайсы язмалары укучыда иң зур кызыксыну уятты, кайсы видеолар иң күп каралды? Азатлык сайтына һәм социаль челтәрләргә еллык нәтиҗә ясыйбыз.

2022 ел барыбыз өчен дә гаять авыр ел булды. Русиянең Украинага каршы сугышы тормышыбызны астын өскә китерде. Русия хакимиятләре бу сугышның мәкерен халыктан яшерү өчен беренче эш итеп ирекле мәгълүмат чараларын авызлыкларга тырышты. Сугыш башланып берничә көн узуга, 4 мартта Азатлык сайты, безнең социаль челтәрләр томаланды.

Әмма Азатлык эшен дәвам итте. Хакимият корган киртәләр аша укучыбызга үз телендә альтернатив мәгълүмат җиткерү өчен кулыбыздан килгәнне эшләргә тырыштык. Укычыларыбыз да үз ягыннан томалауны урау юлларын кулланып, көзге сылтамалар, VPN аша безне табарга тырышты.

Нәтиҗәдә, томалауга карамастан, укучылар саны, бар платформаларны кушып санаганда, узган елда тагы да күбәйде. Әйтик, Telegram каналында алар бермә-бер артты һәм хәзер ике меңгә якынлаша. Youtube каналында ике меңнән артык кеше өстәлде, язылучылар саны 7,6 меңгә җитте. Моннан тыш Вконтакте битендә 7 мең, Facebook битендә 9,6 мең, Инстаграмда 22,5 мең язылучыбыз бар.

Ел дәвамында Азатлык илдә һәм дөньяда булган вакыйгалар турында оператив хәбәрләр, актуаль язмалар, кызыклы шәхесләр белән әңгәмәләр, видеолар тәкъдим итте. Бүген шуларга нәтиҗә ясыйбыз. 2022 елда кайсы язмалар укучыбызда иң зур кызыксыну уятты? Сез яратып укыган һәм караган материалларны барладык.

Иң күп укылган 10 язма

2022 елда Азатлык сәхифәсендә дөнья күргән язмалар 850 меңнән артык карау җыйган. Шулар арасында иң күп укылганы — Азатлыкның махсус проекты — Украинадагы сугышта һәлак булган кешеләрне барлау проекты булды.

Хакимиятләр сугышта үлүчеләр турында тулы мәгълүмат бирмәячәген аңлап, Азатлык сугышның беренче көненнән үк анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара башлады. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Бүгенге көнгә ике республикадан 500дән артык кешенең һәлак булганы расланды. Исемлек көн саен яңартыла.

Икенче урында гадәттәгечә күп игътибар җәлеп итә торган Ел шәхесен сайлау язмасы булды. Тавыш бирү 7-29 декабрь көннәрендә барды. Тавышлар сайтта, шулай ук Азатлыкның Telegram-каналында һәм Вконтакте битендә бирелде. Нәтиҗәдә Азатлык укучылары 2022 ел шәхесләре дип Наил Нәбиуллин һәм Фәүзия Бәйрәмованы атады.

12 гыйнварда Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Русия Юстиция министрлыгы мөрәҗәгатен карап, "Мәскәү татарлары штабы" иҗтимагый оешмасын ябу турында карар чыгарды. Шулай итеп, тагын бер татар оешмасы ябылды.

21 гыйнварда Русия хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин Татарстанны күрше төбәкләр белән берләшеп агломерация корырга чакырды. Әлеге тәкъдим икътисадчыларда каршылык уятты. Кайбер белгечләр моның артында милли республикаларны юкка чыгару сәясәте ята дип санады.

2022 ел башында Казакъстандагы чуалышлар нәтиҗәсендә илгә читтән гаскәр кертүне Русиядә күпләр элекке империя җирләрен кире туплауга бер мөмкинлек буларак күрде. Казакъстанның үзендә кәефләр нинди иде соң? Азатлык шуны белешү өчен анда яшәүче татарларга мөрәҗәгать итте.

Украинага каршы сугыш белән бергә Русия хакимияте үз халкына каршы көчле мәгълүмати һөҗүм башлады. Бу шартларда ялганны дөреслектән аеру бик кыен. Азатлык Русия режимы пропагандасының 5 мөһим ялганын алып, аларның ни өчен нәкъ менә ялган булганын аңлатты.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Украинадагы сугыш турында махсус белдерү белән чыкты. Мөфти Камил Сәмигуллин дини кешегә хас булмаган риторика кулланып, Украинда "дәүләт түнтәрелешеннән соң ил нацилар кулында, алардан шул исәптән мөселманнар да зыян күрә" дигән белдерү ясады.

Башкортстанның халык шагыйре, 92 яшен тутырган Марат Кәримов Азатлык белән күләмле әңгәмәдә әдәбият, сатира-юмор турында сөйләде, шул ук вакытта дөньяда барган хәлләрдән дә читләшә алмады, килеп туган вазгыять турында фикерләре белән уртаклашты.

Русия гаскәләре Украина башкаласын утка тоткан көннәрдә Азатлык Киевта яшәүче татар Әнвәр Җиһан белән элемтәгә кереп, бомбалауларның ничек башлануы, сугыш шартларында яшәү рәвеше турында сөйләште.

Татарстанның Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова Украинада сугыш башланганнан бирле моңа каршы үз фикерләрен белдереп килде. Азатлык белән әңгәмәдә ул шул фикерләр өчен эзәрлекләүләрне 1937 елгы репрессияләр белән чагыштырды.

Иң күп каралган 9 видео

Азатлык сайты

2022 елда Азатлык сайтында иң күп каралган видео — казаннар сугыш башлану турында ни уйлый дигән сораштыру булды. Ул 24 февраль, сугышның беренче көнендә үк төшерелде. Җавап бирүчеләрнең күбесе ул чакта зур сугыш булмас дигән фикерләр әйткән иде. Шул видеоны бер елга якын вакыт узганнан соң кабат карагыз әле, ни әйтерсез икән?

Казаннар сугыш башлану турында ни уйлый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

Социаль челтәрләр

YOUTUBE

Әйтелгәнчә, Youtube каналы узган елда да иң нык үскән платформаларның берсе булды. Иң күп видео караулар быел да шунда җыелды. Youtube-тагы иң популяр 4 видеоны тәкъдим итәбез.

"Ирем бу сугыштан йә мәет, йә гарип булып кайтачак". "Көненә бер тапкыр ашаталар!" Азатлык Татарстаннан мобилизациягә эләгеп Украинадагы сугышка киткән ирләрнең хатыннары белән сөйләште. Казаннан Ирина һәм Чаллыдан Алинә (исемнәре үзгәртелде) "Үзебез дә акчасыз, ирләребез дә фронтта ач утыра", дип сөйләделәр.

"Ирем бу сугыштан кайтмас дип куркам". Әлмәттә яшәүче Гөлназ (исеме үзгәртелде) ирен Украинадагы сугышка озаткан. 30 сентябрьдә ире мобилизациягә эләгә, ә инде 30 октябрьдә аны Украина чигенә җибәрәләр. "Ашарына юк, командирлары ташлап киткән, окопларына су үтә, юеш киемнәрдә йоклыйлар" дип сөйли ул. Путин режимы башлаган сугышның нәрсә өчен кирәклеген дә аңламый. "Үземә дә, иремә дә Украинадагы җирләр кирәк түгел" дип елый.

Украинадагы сугышка җибәрү өчен Татарстанда "Алга" һәм "Тимер" батальоннары тупланды. Татарстан түрәләре алар тиешенчә тәэмин ителә дип килсә дә, чынлыкта хәлләр мөшкел икән. Азатлыкка бер аудиоязма килеп иреште. Анда бер ир кеше "алга"лар янына барып кайткан хәрби белән сөйләшкәнен, аларның коточкыч шартларда яшәвен сөйли. Украинага каршы сугыш башлаган Русия үзенең хәрбиләрен тиешенчә киендерә дә алмый булып чыга.

Лилия Чанышевага 18 ел төрмә яный. "Тырышырга кирәк. Ир кеше хатынын карарга тиеш. Лилиягә ризык, витаминнар кирәк" дип сөйли аның ире Алмаз Гатин. Чанышева Уфада Навальный штабын җитәкли иде. 2021 елның 9 ноябрендә аны "экстремистик оешма булдыру һәм җитәкләүдә" гаепләп кулга алдылар һәм Мәскәү изоляторына җибәрделәр. Ул анда инде елдан артык утыра. Алмазны Лилия янына кертмиләр, телефоннан сөйләшергә дә рөхсәт итмиләр. Ир белән хатын цензура күзлегеннән узган электрон хатлар аша гына аралаша.

ВКОНТАКТЕ

Азатлыкның ВКонтакте сәхифәсендә узган елда иң күп каралган видео — 5 ел элек Татарстанда татар теле дәресләренең ничек бетерелүе турындагы видео булды.

2017 елга кадәр татар телен Татарстан мәктәпләрендә һәр укучы укыды. Моннан биш ел элек бу систем юкка чыгарылды. Татар теле дәресләре мәҗбүри булудан туктагач, ул телне өйрәнүчеләр саны шактый кимеде.

Error rendering VK.

ВКонтактеда икенче иң күп каралган видео — "Ике хәзрәт, ике татар, ике караш" видеосы булды. ВКонтактеда ул 21 мең тапкыр каралса, Instagramда 11 мең һәм Facebookта 1,2 мең такыр каралды.

Ике хәзрәт, ике татар — ​Шамил Әләүтдинов һәм Сәид Исмәгыйлев. Берсе Русиядән, икенчесе — Украинадан. Тыңлап карагыз әле, сезгә кайсысының фикерләре якынрак?

Error rendering VK.

FACEBOOK

Азатлыкның Facebook битендә иң күп каралган видео — әсирлеккә төшкән Башкортстан егетенең әнисе белән сөйләшкән видео булды.

Нияз Ахуновка 20 яшь. Башкортстанның Тәтешле районыннан. 2021 елның июнендә хәрби хезмәткә чакырылган. 2022 елның февраль аенда Украинадагы сугышка җибәргәннәр. Шунда әсирлеккә төшкән. Бу видеода Нияз телефоннан әнисе белән сөйләшә, икесе дә күз яшьләрен тыя алмый.

ИНСТАГРАМ

Безнең Инстаграм битендә иң күп каралган һәм фикер җыйган пост — Путин игълан иткән мобилизациягә эләккән ир-егетләрне әзерлексез фронтка җибәрелүе турындагы видео булды. Бер ир кеше аларны ни атарга өйрәтү, ни төрле чакларда нишләргә кирәклеген аңлату булмады дип сөйли. "Бернинди дә әзерлек булмады, үзегез нәтиҗә ясагыз, егетләр, безне Херсонга җибәрәләр", дип сөйли ул. Бу кыска гына видео 300 меңнән артык карау һәм 319 фикер җыйды.

Инстаграмда икенче иң нык таралган пост — Камилә Вәлиеваның фигуралы шууда Олимпия чемпионы булу турындагы хәбәр булды.

TELEGRAM

Азатлыкның Telegram каналы узган елда иң нык үскән платформа булды, анда язылучылар саны бермә-бер артты һәм хәзер ике меңгә якынлаша. Ел дәверендә каналда 7 меңнән артык хәбәр дөнья күрде, алар 3 млн 300 меңнән артык карау җыйды, аларга 11 меңләп комментар килде.

ПОДКАСТ

Ел ахырында Азатлык "Татарча подкаст"ның яңа шәлкемен башлап җибәрде. Ул 1921-1922 елларда Идел буендагы ачлыкның 100 еллыгына багышлана. Анда ачлыкның татар һәм башкорт халкына йогынтысы, АКШ, Төркия, башка чит илләр ярдәме, ачлык турында язылган әсәрләр, төшерелгән кинолар турында сөйләнә. Беренче эпизод Youtubeта ике меңләп тыңлау җыйган. Киләсе эпизодларны алдагы көннәрдә тыңлый аласыз.

"Урам тулы бетле ачлар". Татарстан 100 ел элек ачлык фаҗигасен ничек кичергән
please wait

No media source currently available

0:00 0:26:22 0:00

* * *

Игътибар иткәнсездер, хөрмәтле укучылар, 2022 елда иң күп укылган һәм каралган материаллар сугыш белән бәйле булды. Бу катлаулы теманы Азатлык үз стандартларына тугры калып, объектив, риясыз һәм тараф алмаган рәвештә оператив җиткереп барырга тырышты. Киләчәктә дә шулай эшләргә тырышырбыз.

Форсаттан файдаланып укучыларыбызга, фикер белдерүчеләргә, язмаларыбызны таратуда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәбез. Без һәртөрле тәкъдимнәргә, фикерләшүгә ачык. Уй-фикерләрегез булса, рәхим итеп безгә языгыз. 2023 елда да бергә булырбыз дигән өметтә калабыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

2022 нәтиҗәләре

XS
SM
MD
LG