Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия табиблары Путиннан Навальныйны рәнҗетүне туктатуны сорый


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Хатны 36 табиб имзалаган.

Русия табиблары Владимир өлкәсендәге кырыс шартлы колониядә унынчы тапкыр ШИЗОга утыртылган оппозициядәге сәясәтче Алексей Навальныйны рәнҗетүне туктатуны һәм медицина ярдәме күрсәтүне таләп итеп президент Владимир Путинга ачык хат чыгарды.

"Медуза" бастырган хатта Навальныйның тотылу урыны һәм кыяфәте аның тормышы һәм сәламәтлеге өчен борчу тудыра, диелә. Шулай ук Җәзаны үтәү федераль хезмәте вәкилләренең кирәкле даруларны бирүдән баш тартуы Русия ватандашы Алексей Навальный тормышына турыдан-туры куркыныч тудыруы әйтелә.

"Медицина күзлегеннән караганда, Алексей Навальныйның җитәрлек медицина ярдәме алмавы ачык билгеле, һәм аның хәлен исәпкә алганда, ШИЗОда тоту һич ярамый", дигән мөрәҗәгатьне имзалаган Русия табиблары. Алар кешеләрнең сәламәтлек саклау һәм медицина ярдәме Русия Конституциясендә каралганны да искә төшерә.

Путинга мөрәҗәгатьтә табиблар Навальный янына җәмәгать табибларын кертүне һәм кирәк очракта аны тулысынча тикшерү һәм дәвалау өчен шәһәр хастаханәсенә салуны сорыйлар

Хатны 36 табиб имзалаган, аларның күбесе Мәскәүдән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG