Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Балаларның иң зур хыялы – нахакка утыртылган әтиләренең кайтуы"


Фатма Исмаилова (у) балалары Хадиджа, Халид һәм Фатих белән
Фатма Исмаилова (у) балалары Хадиджа, Халид һәм Фатих белән

Кырымда тоткарланган кырымтатарлар саны елдан ел арта бара. Бу гаиләләрдә әтисез калган балалар саны да 200дән артты. Азатлык өч бала анасы Фатма Исмаилова белән сөйләште. Аның ире дә, әтисе белән абыйсы да Русия мәхкәмәсе тарафыннан төрмәгә хөкем ителгән.

Кырымда яшәүче Фатма Исмаилова берүзе өч бала тәрбияли. Аның 38 яшьлек ире Рустем Исмаилов 2016 елның октябрендә кулга алынды. Әтисе Энвер һәм абыйсы Риза Омеровлар да "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торуда гаепләнеп өч елдан артык төрмәдә утыра. Әлеге гаилә турында Азатлык 2020 елда язган иде.

Узган өч елда гаиләнең тормышы ничек үзгәрде, шул хакта Фатма ханым белән сөйләштек.

— Әтиемне алып киткәннән соң, мин, әнием берүзе калмасын дип, аны үз яныма алдым, чөнки алар әти белән икәү генә яшәделәр. Без бер-беребезгә булышабыз, һәрнәрсәдә ярдәм итәбез һәм, әлбәттә, балаларны тәрбияләүдә әни ярдәме алыштыргысыз, - ди Фатма ханым. Әлхәмделиллаһ, җәмәгать безне беркайчан да калдырмый. Авыр хәлдә кемгә мөрәҗәгать итә алуымны һәм безгә ярдәм булачагын һәрвакыт беләм. Мин өйдә татлы ризыклар пешереп сатам һәм башка рәсми булмаган бер эштә эшлим. Эшләмичә булмый, чөнки балалар үсә, гаилә ихтыяҗлары да арта. Балалар укый. Кызыбыз Хадиджа - җиденче, Фатих - бишенче, Халид - өченче сыйныфта. Малайлар дүртле-бишле билгеләренә, кызыбыз гел бишлегә укый. Хадиджа белән Фатих гаилә укуында читтән торып белем алалар, мин аларны онлайн мәктәпкә яздырдым. Русия кануннарына нигезләнеп, алар ислам дине юнәлешендә белем ала. Иң кечкенәбез - Халид әлегә гадәти мәктәпкә йөри.

Алар барысы да бик тырыш, укуга җаваплы карый. Балалар әтиләрен бик сагыналар һәм аның гаиләгә кайтуы турында хыялланалар. Халид "иң зур хыялым - әтиемнең кайтуы" ди. Кызыбыз һаман да ут кабызып йоклый, чөнки тентүләр һәм әтисенең тоткарлануыннан соң стресс барлыкка килде, курка башлады. Кызым бар нәрсәдә ярдәм итә, аңа инде 13 яшь. Ул хәтта кече улымның дәресләре белән дә шөгыльләнә. Мин эшләгәч, өйдә күп була алмыйм. Кадерле тормыш иптәшем, балаларыбызның кайгыртучан әтисе, ул авыр эш көненнән соң кичләрен балаларга вакыт бүлеп бирергә, алар белән уйнарга, кызыклы нәрсәләр сөйләргә, аларга хикәяләр укырга ярата иде. Балалар аларның яраткан әтисе янәшәдә булган чакларны бик сагына, дип сөйләде Фатма Исмаилова.

Фатманың ире Башкортстанның Салават шәһәрендә 2нче колониядә утыра. Ул башта Салединов Айдер белән бергә тегүдә эшләгән, ләкин бу аларның эше түгеллеген аңлагач икенче эшкә күчкәннәр. Рөстәмнең югары белеме булса да, ул анда эретеп ябыштыру курсларын тәмамлаган. Спорт белән дә шөгыльләнә. Бер айдан артык вакыт эчендә август-сентябрьдә штраф изоляторында (ШИЗО) утырып чыккан. Ел саен, диярлек, шулай кабатлана. Тик шулай да Теймур Абдуллаев һәм Мөслим Алиевлар ШИЗОга ешрак эләгәләр икән.

Күптән түгел Фатма әнисе һәм әтисенең сеңлесе белән бергә колониягә әтисе белән очрашуга барганнар. Ул Владимир шәһәрендәге колониядә утыра, быел гыйнвар аенда аның белән беренче тапкыр очрашканнар.

— Владимир шәһәре Кырымнан 1300 чакрым, Кырымга караганда салкын урын. Яшенә, булган авыруларына караганда, әтинең сәламәтлек торышы канәгатьләнерлек дип әйтергә була. Бу төрмәдә сәламәтлекләре нык булган яшьләр дә авырый башлый, ә 61 яшендә әтием турында нәрсә әйтергә дә белмим. Аның хроник авырулары бар, шулай ук аңа операция кирәк, ләкин колония шартларында моны эшләп яки дәвалап булмый. Үзе ул беркайчан да сәламәтлегеннән зарланмый. Аның теш протезлары бик нык утырган һәм без бу хакта баш табиб белән сөйләштек. Мин аны теш табибына күрсәтеп дәвалауны башлау өчен гариза яздым. Барып чыгар дип ышанасы килә.

Фатма Исмаилова бүген сабыр булудан һәм көтеп торудан башка бер юл юк ди.

— Барысы Аллаһ кулында, без аңа ышанабыз, аннан ярдәм сорап догаларыбызны укыйбыз. Шулай ук үзебез дә кулыбыздан килгәнне эшлибез. Безнең адвокатлар тырыша, мәгълүмат җыя, тоткыннар белән очрашалар һәм кирәкле гаризалар һәм мөрәҗәгатьләр язалар. Аларга зур рәхмәт", ди хатын.

Фатма Исмаилованың әтисе һәм абыйсы - Әнвер һәм Риза Омеровлар 2019 елның 10 июнендә тоткарланды. 2020 елның 12 гыйнварында Дондагы Ростовның Көньяк бүлгесе хәрби мәхкәмәсе аларны гаепле дип таный һәм Әнвәр Омеровны 18, Риза Омеровны 13 елга төрмәгә хөкем итә. 2022 елның 10 мартында апелляция беренче мәхкәмә карарын үзгәрешсез калдырды.
Эш материалларына караганда, гаепләнүчеләрнең кораллары, шартлаткычлары, сугыш кирәк-яраклары булмаган, террорчылык акты ясарга ниятләмәгән һәм башкаларны террорчылыкка чакырмаган.

Фатма ханымның абыйсы Риза Омеров Красноярски краеның Минусински шәһәренең колониясендә утыра. Аның хатыны Севиля Омерова дүрт кечкенә улы белән әти-әниләре янына Җанкойга күчеп яшәргә мәҗбүр булды. Риза кулга алынган соң аның кечкенә улы Иса туган.

"КЫРЫМ БАЛАЛАРЫ" - СӘЯСИ ТОТКЫН БАЛАЛАРЫНЫҢ ИКЕНЧЕ ГАИЛӘСЕ

Бүгенге көндә Кырымда тоткарланганнарның 200дән артык балалары әтисез үсә. Алар арасында 41 бала мәктәпкәчә яшьтә.

Тоткарланганнарның гаиләләре берләшеп бу балалар өчен төрле чаралар үткәрәләр. Аларны күбрәк әниләре, аларның танышлары, битараф булмаганнар оештыра.

"Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе базасында оешкан "Кырым балалары" проекты да шундыйларның берсе.

Бу оешма тоткыннарның балаларын кайгырган, аларны берләштергән бер төркем. Ул сабыйларның зиһенен үстерү, күңелләр ачуга багышланган төрле чаралар оештыра. Балаларның әтиләрен каһарман итеп күрсәтә.

Проектның кординаторларыннан берсе Русия тоткыны Сейран Салиевның хатыны Мумине Салиева "без кечкенәдән каты стресс кичергән бу балаларның үсеше өчен төрле чаралар үткәрәбез" ди. Проект, тоткыннарның балаларын сөйләгәннәрен төшереп, "Әтиебезне кайтарыгыз" исемле видеороликны да интернетта урнаштырган.

Сәяси тоткыннарның балигъ булмаган балаларының гомуми саныннан - мәктәпкәчә яшьтәге 41 бала әтиләре кулга алынганнан соң туган яки кулга алынган чорда бик кечкенә балалар төркеме. "Кырым балалары" платформасы бу балаларны аерым җыеп очрашу уздырды. "Бу очрашу аеруча дулкынландыргыч иде!"ди укытычы-оештыручы Азиме Муединова.

"Балалар бу елларда үсте, дөньяны танып белә башлады һәм әтиләре белән фотосурәтләр аша, мәхкәмә утырышлары һәм колонияләрдә узган очрашуларда танышырга мәҗбүр. Хәзер без алар өчен дә интеллектуаль һәм реабилитация проектлары әзерлибез", ди укытучы.

Сәяси эшләр кысасында иректән мәхрүм ителгән кешеләр саны басып алынган Кырымда елдан-елга арта бара. Инде 200дән артык бала әтиләрен күрмичә, көндәлек ярдәмсез һәм кайгыртусыз үсәргә мәҗбүр дип хәбәр итә Киевтагы "Кырымтатар ресурс үзәге" .

Бу үзәк төркеме якын арада оккупацияләнгән Кырымдагы һәр бала үз әтисен кочаклап, балачакның һәр көненә чын-чынлап шатлансын өчен барысын да эшләргә өметләнә һәм эшли диелә үзәкнең сайтында.

Бу максатка ирешү өчен үзәк "Миңа әтине кайтарыгыз!" исемле кыска ведео чыгарган иде.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG