Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия тышкы эшләр министрлыгы Кырымны Русиянеке дип танымавын искәртте


Украиннар, төрекләр һәм кырымтатарлар Русиянең Украинага һөҗүменә каршы чара оештырды. 21 май, 2022 ел

Шулай ук Төркия министрлыгы кырымтатарларның хәленә битараф булмавын искәртте.

Төркия тышкы эшләр министрлыгы Кырымны Русиянеке дип танымавын хәтерләтте. Төркия тышкы эшләр министрлыгы бу белдерүен үз сайтында, Кырымны аннексияләү көне уңаеннан чыгарды.

"Украинага керүче Кырым автоном республикасын Русия тугыз ел элек (16 мартта) халыкара хокукны бозып, канунсыз референдум уздыру нәтиҗәсендә аннексияләде. Аннексия көне уңаеннан без кабат бу хәлне танымавыбызны белдерәбез һәм Украинаның бөтенлеген, суверенитетын хуплавыбызны раслыйбыз", диелә Төркия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә.

Министрлыкта искәртүләренчә, Төркия өчен "Кырымның асаба халкы булган кырымтатарларның хәле" мөһим.

"Төркия алга таба да безнең белән кардәшләрне, тарихи ватаннары – Кырымда яшәүче кырымтатарларга теләктләшлек күрсәтәчәк, аларның имин дөньяда яшәвен тәэмин итәчәк", диелә хәбәрдә.

  • Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
  • 2014 елның 16 мартында Кырымда дөнья танымаган референдум узды, 17 мартта бәйсез Кырым республикасы игълан ителде, 18 мартта Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзаланды.
  • Русия шушы чара турында "халык үз фикерен белдерде, барысы да гадел, демократик булды" дип сөйләргә ярата, әмма чынбарлыкта Мәскәүнең үзен аклаган дәлилләре ялганга нигезләнә. Азатлык Русия пропагандасының Кырым аннексиясе турында тараткан 5 ялганын ачыклаган иде.
  • Русия Кырымны басып алганнан бирле, ярымутраудагы кырымтатарлар инде тугыз ел борчуда яши.
  • 2014 елда Русия гаскәрләре Кырымны басып алгач, кырымтатарлар Русиянең анда басып керүенә иң каршы торучыларның берсе булды. Шул вакыттагы буйсынмаулары аларга бик кыйммәткә төште. Кырымтатарларның кайберләре ватаннарыннан китәргә мәҗбүр булды, кайберләренә Русия хакимияте җинаять эше ачты һәм алар Кырымга кайта алмый, ә кайткан очракта төрмә көтә.
  • Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. Былтыр 24 февральдә Русия Украинада сугыш башланганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.
  • Кырымда калган кырымтатарлар бү көннәрдә шулай ук борчуда. Анда да активистлар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, мөселманнарны эзәрлекләүләр, мәхкәмәләргә тарту дәвам итә.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG