Accessibility links

Кайнар хәбәр

Африка илләре лидерлары Киевка килде, Русия шәһәрне ракет һөҗүменә тотты


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Африка илләре Мәскәү белән Киев арасында атышны туктату өчен "ышаныч чаралары" әзерләгән. Алар иртәгә Путин белән дә күрешәчәк. Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Киевка ракет һөҗүмен Русиянең тынычлык түгел, сугышны күбрәк теләве күрсәткече дип атады.

Бүген, 16 июньдә көндез Украинаның барлык төбәкләрендә дә һава кисәтүе яңгырады. Украина һава көчләре Киевка һәм Киев өлкәсенә баллистик ракетлар белән һөҗүм итүләрен җиткерде.

Киев мэры Виталий Кличко белдерүенчә, Украина башкаласының Подольски районында шартлау булган. Ул шәһәргә әле дә "ракетлар оча" диде.

Украина кораллы көчләре хәбәр итүенчә, беренчел мәгълүматларга күрә һава һөҗүменнән саклау көчләре алты "Кинжал", алты "Калибр" ракетын һәм ике күзләү дронын бәреп төшергән.

Бүген Киевка Украинада тынычлык миссиясе турында фикер алышу өчен Африка илләре лидерлары килде. Делегацияне Көньяк Африка Республикасы Сирил Рамафоса җитәкләде. AFP хәбәренчә, Рамафоса һәм Африка илләренең башка лидерлары Бучада булган.

Reuters агентлыгы мәгълүматынча, Африка илләре Мәскәү белән Киев арасында атышны туктату өчен "ышаныч чаралары" әзерләгән. Аерым алганда бу Русия гаскәрләрен украин җирләреннән китүне, Беларус җирләрендә атом-өш коралларын урнаштырудан баш тартуны һәм Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Владимир Путинны кулга алу турындагы карарын туктатып торуны һәм чикләүләрне йомшартуны күз уңында тота.

Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Киевка ракет һөҗүмен соңгы берничә атнада иң көчлесе булды диде һәм моны "Русиянең тынычлык түгел, күбрәк сугыш теләвен күрсәтеп" Африкага тапшырган "сигналы" дип атады.

17 июньдә Африка илләре лидерлары Путин белән сөйләшү өчен Мәскәүгә киләчәк.

  • Былтыр 24 февральдә Мәскәү Украинага һөҗүм итте. Русия моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG