Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ВИЧ таралу ысулы үзгәрә. Сәбәпләре нидә?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанда 2023 елда ВИЧ-инфекция йоктыручылар саны арткан. Әмма социолог Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, инфекциянең таралу ысулы үзгәрүе һәм сугышның эпидемиягә йогынты ясау ихтималы күбрәк борчу тудыра. Ярдәм фонды башлыгы Светлана Изамбаева халыкның ВИЧ турында белемен арттыру кирәк дип саный.

Татарстан Роспотребнадзоры июль аенда биргән мәгълүматка караганда, 2023 ел башыннан Татарстанда ВИЧ йоктыруның 429 очрагы ачыкланган. Узган ел белән чагыштырганда, авыручылар саны 7,9 процентка арткан. 100 мең татарстанлыга ВИЧ- инфекцияле 11,5 кеше туры килә.

Татарстанның 13 районында ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны республика күрсәткечләреннән артыграк. Сигез районда: Азнакай, Алабуга, Әгерҗе, Бөгелмә, Лениногорски, Сарман, Ютазы һәм Яңа Чишмәдә – кимендә 1,5 тапкырга артык.

Социолог Искәндәр Ясәвиев Idel.Реалиида язуынча, 2023 елның беренче ярты еллыгы саннарны әллә ни борчу тудырмый. Арту бары тик 2022 ел белән чагыштырганда гына күзәтелә. Мәсәлән, 2020 елның беренче алты аенда 487 кешедә ВИЧ ачыкланган, 2021 елның шушы чорында - 470, 2022 елның беренче ярты елында - 394.

2022 елның беренче ярты елында кимү күренсә дә, ел ахырында ВИЧ йоктыручылар саны тулаем 2021 ел белән чагыштырганда артыграк булды.

Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыручылар саны:

  • 2018 — 1167 кеше
  • 2019 — 1085 кеше
  • 2020 — 891 кеше
  • 2021 — 861 кеше
  • 2022 — 896 кеше

Чыганак: Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге.

Социолог 2022 ел башында ВИЧ очракларының кимүенә Украинада сугыш башлангач Русиядән кешеләрнең күпләп китүе дә йогынты ясагандыр дип фаразлый. Моннан тыш, сугышның башлангыч чоры СПИД-үзәкләргә һәм табибларга мөрәҗәгать итүгә тә тэсир иткән булырга мөмкин.

Русия буенча караганда, ВИЧ элекке темплар белән таралуын дәвам итә. Роспотребнадзор эпидемиология фәнни тикшеренү институтының СПИДны кисәтү һәм аңа каршы көрәш бүлеге (җитәкчесе академик Вадим Покровский) мәгълүматынча, 2022 елда ВИЧ йоктыруның барлыгы 63 150 яңа очрагы теркәлгән. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 11,1% кимрәк (барлыгы 71 019 очрак). Покровский китергән саннарга караганда, 2023 елның беренче ярты елында 34 мең яңа очрак ачыкланган.

Соңгы вакытларда Русиядә ел саен якынча 60-70 мең кешедә ВИЧ-инфекция табыла.

Ясәвиев йоктыру саннары әллә ни үзгәрми, ә менә вирусның йогу юлларында үзгәрешләр зур ди.

Мәсәлән, Русиядә 2017 елда 53,5% очракта ВИЧ гетеросексуаль элемтәләр аша йоккан, наркотиклар кадап - 43,6%. 2022 елда бу саннар 72% һәм 22,5% булган.

Татарстанда 2017 елда ВИЧ йоктыруның 66% гетерсексуаль элемтәләр аша, ә 33% - инъекцияләр аша булган. 2022 елда - 81% һәм 15,3%.

"Шулай итеп, Русиядә ВИЧ-инфекциясе эпидемиясенә карата "йоктыру янаган төркемнәрне" ("уязвимые группы") аерып караудан баш тартырга мөмкин. Вирус таралган төп категория бүген - зурлар. ВИЧ эпидемиясенә Украинадагы сугыш та йогынтый ясый дип уйлыйм, ләкин бу йогынты әле киләчәктә күренәчәк", ди Ясәвиев.

Социолог фикеренчә, ВИЧ таралуга исерткеч эчемлекләр куллану арту да тәэсир итә. 2022 ел башыннан Русиядә исерткеч эчемлекләр куллану арта. Мәсәлән, 2022 елда Татарстан кибетләре 5,84 миллион дал хәмер саткан. Бу алдагы елдан дүрт процентка күбрәк. Элегрәк республикада хәмер сату күләме кимүгә таба барса, 2022 ел соңгы биш ел эчендә иң күп алкоһол сатылган ел дип теркәлгән.

"Алкоһол куллануның артуы кыйнаулар, көчләүләр яки үтерүләр артуына гына түгел, исерек килеш, саклану чараларын күрми күп кешеләр белән җенси мөнәсәбәтләргә керүне дә арттыра. Бу ВИЧ йоктыруга сәбәп булып тора ала.

ВИЧлы кешеләрнең күпчелеге антиретровирус (АРВ) терапия алган очракта соңгы факторны кисәтеп булыр иде. АРВ терапия канда вирус санын шулкадәр киметә ки, ул ВИЧның СПИДка әйләнүенә генә түгел, җенси мөнәсәбәтләр вакытында яки кан аша башка кешегә йоктыруга да каршы тора. Әмма "Дәваланырга әзер булучылар коалициясе" мәгълүматынча, Русиядә АРВ-терапияне авыручыларның 36% гына тәэмин ителгән.

Шуңа күрә 2023 елның беренче ярты елында ВИЧ-инфекциясе йоктыручылар санының арту факты гына борчу уятмый, ә менә ВИЧ эпидемиясенә йогынты ясарлык сәбәпләр артуы чаң сугарга нигез бирә. Вирусның гомум популяциядә күбрәк таралуы, эпидемиянең Русиядә мөһим социаль проблем буларак танылмавы, җенси мөнәсәбәтләр турында халыкның белем дәрәҗәсе түбән булуы, исерткеч эчемлекләр куллану арту, АРВ-терапия алучыларның әз булуы, ВИЧ-активистларның Русиядән китүе - бу әйберләргә җитди карау кирәк", ди Искәндәр Ясәвиев.

Үзе дә 20 елдан артык ВИЧ диагнозы белән яшәүче, үз исемендәге фонд булдырып, Татарстандагы ВИЧ инфекцияле балаларга ярдәм итүче Светлана Изамбаева да инфекция таралуга эчкечелек, чирне кисәтү турында мәгълүматның әз булуы, кешенең күп нәрсәләрне белмәве йогынты ясый ди. Моннан тыш, аерылышулар саны артуы, парсызларның күп булуы, аларның очраклы җенси мөнәсәбәтләргә керүе дә сәбәп булып тора ди ул.

"Сез гомумән, сизәсезме, кешеләрдә депрессивлык арта, моны мин психолог буларак та күзәтәм. Башта ковид пандемиясе, аннары Украинадагы хәлләр, фәкыйрьлек дәрәҗәсе арту - болар барысы да ВИЧ белән бәйле хәлләргә йогынты ясый. Ни өчен кеше аракыга ябыша? Авырлыкларны үзе генә җиңеп чыга алмый, ә психологларга барырга кыенсына. Тагын бер сәбәп - парсызларның күп булуы. Аерылышулар да арта бит. Парсызларның очраклы җенси мөнәсәбәтләргә керү ихтималы зуррак", дип сөйләде Изамбаева Азатлыкка.

Ул җенси мөнәсәбәтләр турында белемнәр булмавын зур бер проблем дип саный. Мәскәү, Петербур, Түбән Новгород, Казан кебек шәһәрләрдә хәлләр әле ярыйсы, ә кечкенә шәһәр-районнарда бу хакта сөйләшү бөтенләй юк. Кеше иминлек чаралары турында белми, минем белән бу хәл булмас дип уйлый. "Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүмат бирү принцибы белән эшләми, ә куркыту һәм мәҗбүриләү белән шөгыльләнә", ди Светлана.

Изамбаева ВИЧны дәвалаучы чит ил даруларының Русиянекенә алыштыру бара дип тә сөйләде.

"Русия даруларының сыйфаты начаррак. Чит илнекен көнгә бер генә төймә йотасы булса, безнең илдә җитештерелгәнне берничәне эчәргә кирәк. Бу да кешенең тормышын катлауландыра. Бу элекке елларга кайту. Күп төбәкләргә Британиядә җитештерелүче Тивикай урынына "Фармстандарт" җитештергән Элпида даруы бирелә. Кайбер даруларны йоту кыен. Самардан бер кыз шалтыратты, Эвиплер даруы юкка чыкты ди. Казанда әле мөрәҗәгать итүчеләр юк", диде ул.

Моннан тыш, Русия даруханәләреннән ВИЧны төкеректән тиз генә тикшереп була торган тестлар да алынды. Росздравнадзор аларны ышанычлы түгел дип тапты. Кешеләр СПИД-үзәкләренә барырга курка, ВИЧлы икәне расланса, аларга мөнәбәт үзгәрүен беләләр.

"Безне кешегә санамыйлар инде. Никтер ВИЧлы кешеләрне ябып тотарга тырашалар. Дөнья тикшерүләре терапия алган кешеләрнең башкаларга йоктыра алмавын күрсәтте. Бу безгә зур өмет бирде. ВИЧ йоктыручылар үзләрен ниндидер түбән дәрәҗәле кешеләр яки мөртәтләр дип тоймый башлаган иде. Әмма Русия моны танымый. Бу әле дәлилләмнәгән дип саный", дип сөйләде Изамбаева.

БМОның UNAIDS ВИЧ һәм СПИД програмы белдерүенчә, 2007-2016 елларда уздырылган тикшерүләр антиретровирус терапиясе алган ВИЧлы кешеләр сәламәт кешеләргә ВИЧ йоктырмавын күрсәткән. Әлеге тикшерүне кыскача Undetectable = untransmittable (урыс телендә неопределенный - непередаваемый, ягъни табылмаган-йоктырылмаган) дип атыйлар. Русиядә кайбер табиблар һәм СПИД-үзәкләре моны таный, ләкин сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү тиешенчә дәлилләнмгән дип саный. Бу сәламәт кешеләргә куркыныч тудырырга мөмкин диләр.

Светлана шулай ук ашыгыч профилактика турында да белүчеләр бик әз ди. Медицина хезмәткәрләре һәм балаларга ул бушлай, ә башкаларга түләүле. Шикле җенси мөнәсәбәт булган, уртак шприц кулланган очракта 72 сәгатькә кадәр махсус дарулар эчеп, ВИЧ йоктыруны кисәтеп була.

"Түрәләр акча турында түгел, кеше турында уйласа, ВИЧ инфекция проблемын хәл итеп булыр иде", ди Изамбаева.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG