Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллының 2нче гимназиясен барлык фәннәрне дә татарча укытмаган өчен мәхкәмәгә бирергә җыеналар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татар гимназиясендә физика, информатика урыс телендә укытыла, химия һәм биология фәннәре катнаш телдә алып барыла диелә.

Чаллы шәһәрендә яшәүче милли хәрәкәт активисты Тәлгать Әхмәдишин Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназияне мәхкәмәгә бирергә җыена. Аның улы әлеге белем йортында белем ала. Татар гимназиясе булуына карамастан, барлык фәннәр дә татар телендә укытылмый, дип сөйләгән Әхмәдишин “Челнинские известия”гә.

“Минем улым 9нчы сыйныфка күчте. Ата-аналар ризалыгы белән бу сыйныфта укучылар барлык фәннәрне дә, урыс теле һәм әдәбиятыннан кала, татар телендә үзләштерергә тиеш. 2021/2022 һәм 2022/2023 уку елында 7-8 сыйныфлар өчен физика һәм информатика урыс телендә алып барылды. Бу Татарстан һәм Русия Конституцияләренә каршы килә. Шулай ук химия һәм биология укытучысы дәресне урысча һәм татарча алып бара, бу да таләпләрне бозу санала”, дип сөйләгән ул.

2нче гимназия мөдире Лиза Нәбиуллина мондый дәгъвалар белән килешмәвен әйткән. Ул барлык фәннәр дә татар телен укытыла дип белдергән. “Тәрҗемә ителми торган терминология бар”, дип өстәгән мөдир.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы саннарына караганда, республика мәктәпләрендә татар телендә белем бирү бары 25,2 процентны тәшкил иткән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 0,5 процентка күбрәк. Бүген Татарстанда 610 татар мәктәбе (шуларның 105сы филиал) эшли дип санала. Бер ел эчендә татар мәктәпләре саны 19 мәктәпкә кимегән.

Чаллыда укучыларның 11,07 проценты гына татарча белем ала дип санала. Бу республикада иң начар күрсәткечләрнең берсе.

Татар телендә белем алу, татар телен сайлап өйрәнү саннары чын вазгыятьне күрсәтмәскә дә мөмкин. Мәгариф министры Илсур Һадиуллин татар теле сәгатьләрен арттырып күрсәтү ачыклануын әйткән иде.

  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булса, быел бары 8 укучы бердәм республика имтиханын тапшырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG