Русиядә мобилизация башланып, илнең програмчылары – һакер-мөһаҗирләр күпләп күчеп килгәннән соң, Төркиядә кибер-җинаятьчелек арткан. Бу хакта Төркия полициясендәге чыганакларына һәм кибер-иминлек өлкәсендәге белгечләргә сылтама белән Financial Times хәбәр итә.
Басма әңгәмәдәшләре сүзләренчә, башта мөһаҗир-һакерлар төрек һакерлары белән берләшеп вак онлайн-хәрәмләшүләр кылган, алар урланган мәгълүматларны Европа базарында сату өчен бергә эш иткән.
Әмма күптән түгел төрек полициясе тикшерү башларга булган, чөнки Русия һәм Төркия хакерлары бер-берсенең көчле якларын кулланып, төркемнәр оештыра башлаган диелә.
Газет кибер-иминлек өлкәсендәге аноним калырга теләгән бер белгеч белән аралашкан. Ул Telegram-да бер каналга үтеп керә алуы, анда русияләрнең төрек һакерларын күләмле мәгълүматлар белән эшләргә өйрәтүен ачыклаган. Ә төрекләр Көнбатыш Европадагы элемтәләре аша отышлы килешүләр белән тәэмин итеп торган диелә.
Башка чатларда һакерлар урланган крипто-акчаларны төрек лирасына алыштыру һәм Төркия ватандашлыгына ия булу өчен күчемсез милек сатып алу ысуллары турында сөйләшә, дип ышандыра басма чыганагы.
“Алар арасында атаклы һакерлар юк, әмма алар бик нәтиҗәле эш итә”, ди ул.
Газет чыганаклары мәгълүматынча, һакерлар мәгълүматларны Redline програмы ярдәмендә җыя. Күрәсең, бу програм күпчелек антивирусларны урап үтә ала, диелә язмада.
- Русиядә мобилизация 2022 елның сентябре ахырында башланды һәм Русия хакимиятләре белдерүләренә күрә, ноябрь башында бетте. Мобилизация барган вакытта күпчелек русияләр илдән китте. Китүчеләрнең төгәл саны юк, әмма дистәләгән яки йөзләгән мең кеше турында сүз барырга мөмкин дип фаразлана.
- 2022 ел Украинадагы сугыш аркасында татар һәм башкортларның да күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак. Мәҗбүри эмиграция аркасында татарларның бер өлеше, аеруча яшь һәм актив катламы кем кая таралды. Бер өлеше Төркиядә урнашты.
- Казаннан китүчеләрнең күбесе Төркиягә килеп төпләнергә туры килүне шәхси фаҗига дип кабул итте. Йорт, фатирларын, туганнарын, дусларын, бизнес, уңай мохитен калдырып ашык-пошык чыгып китәргә туры килгән.
- Азатлык мөһаҗирлектә оешучы яңа татар дөньясын Казакъстан һәм Кыргызстан мисалында да карады. Казакъстанга күченеп китүчеләр арасында төпләнеп калучылар да, шул ук вакытта Русиядә сугышка дип ирләрне чүпләү эше берникадәр тынгач, кайтып китүчеләр дә булды. Аларның бер өлеше Татарстан белән Башкортстанда калган гаиләләрен сагынды, икенче өлешенең яшәргә акчасы калмады, урнаша алмады. Һәрберсенең үз сәбәпләре. Калучыларның күпчелеге йә Казакъстан башкаласы Астанада, йә Алматы шәһәрендә урнашып калды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум