Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар сүзе" бәйгесе быел биш телдә узачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Чуаш, мари, мордва һәм удмурт милләте вәкилләре үз телендә әдәби әсәр укып бәйгедә катнаша алачак.

Моңа кадәр татар телендә генә узган "Татар сүзе" бәйгесенә быел дүрт тел өстәләчәк. Бу хакта бүген бәйгенең оештыру комитеты рәисе, "Шаян ТВ" телеканалы башкарма мөдире Рамилә Сәхабетдинова матбугат очрашуында белдерде. Аның сүзләренчә, башка милләт вәкилләре "Туган тел" дип аталган яңа номинациядә катнашачак.

"Әлбәттә, без чуаш, мари, мордва, удмурт халкы вәкилләре катнашыр дип көтеп калабыз. Аларга дүрт урын биреләчәк. Татарстанда 173тән артык милләт яши. Без дус-тату яшибез. Аларның бәйгедә катнашуы, үз фикерләрен җиткерүе бик зур дәрәҗә", диде ул.

Дүрт милләт вәкиле дә классикларның, хәзерге язучыларның яки үзләре иҗат иткән шигырь яисә чәчмә әсәрләрне үз туган телендә укырга тиеш булачак.

"Татар сүзе" бәйгесенең оештыру комитеты әгъзасы Роза Әдиятуллина сүзләренә караганда, дүрт милләт өчен дә берешәр җиңүче билгеләнәчәк. Аларның һәммәсенә дә 30 мең сум күләмендә бүләк каралган.

"Татар сүзе" бәйгесе дүртенче ел рәттән уза. Ул Татарстан президенты каршындагы татар теле һәм туган телләр комиссиясе һәм "Яңа гасыр" теле-радио ширкәте тарафыннан оештырыла. Узган ел анда 3,5 мең кеше катнашкан. Бәйгедә кече яшьтәге балалардан башлап өлкәннәргә кадәр һәвәскәрләр, иҗади гаиләләр һәм профессионал артистлар үз көчен сыный алды.

Моңа кадәр бәйгедә бары татар телендә генә чыгыш ясап катнашырга мөмкин иде.

Быел "Татар сүзе"нә гаризаларны 30 ноябрьгә кадәр кабул итәчәкләр. 37 җиңүчене киләсе елның март-апрель айларында бүләкләргә җыеналар. Быел приз фонды 1,5 млн сум булачак. Җиңүчеләргә 15 мең сумнан башлап 80 мең сум кадәр акчалата бүләк бирү каралган.

  • Узган ел Русиянең Украинага каршы башлаган сугышыннан соң Татарстанда урыс теленә игътибар көчәйде һәм татар проектларына башка милләт вәкилләре җәлеп ителә башлады. Аерым алганда, Татарстан президенты каршындагы Татар теле комиссиясен фактик рәвештә юк итеп, аның урынына "татар теле һәм туган телләрне саклау һәм үстерү" комиссиясе булдырылды. Комиссия акчасы (моңа кадәр елына 150 миллион сум дип хәбәр ителде) хәзер дәүләт теле булган татар теленә генә түгел, башка милли телләргә дә тотыла. Кайбер татар активистлары комиссиядән чыгарылды. Активистлар бу үзгәрешләр татар теленә игътибарны киметә дип саный.
  • Шул ук вакытта Татарстанда урыс теленә аерым комиссия булдырылды. Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип белдерде. Быел республикада урыс теле берләшмәсе төзергә җыенулары турында белдерделәр. Белгечләр моны татарларны "Урыс дөньясы"на кертү өчен эшләнә дип саный. Шул рәвешле Татарстан рәсмиләре Мәскәү алдында тугрылык күрсәтергә тели диючеләр дә бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG