Аннексияләнгән Кырымда Украина яклы кәефләр "торган саен ачыграк була бара", ә кешеләр "Русиянең аннан китәчәген" аңлый. Бу хакта "Кырым платформасы"ның икенче парламент саммитында Украина президенты Владимир Зеленский әйтте.
"Бу җирләр әле дә Русия контролендә булуына карамастан, Кырымда Украина яклы кәефләр торган саен ачыграк була баруын теркибез. Украинаның баскынлыктагы бөтен районнарындагы кебек үк, Кырымдагы кешеләр дә аннан Русиянең китәсен аңлый, Украинаны көтә", диде Зеленский.
Бүген, 24 октябрьдә Прагада ""Кырым платформасы"ның икенче парламент җыены эшен башлады. Украина Югары Радасы рәисе Руслан Стефанчук әйтүенчә, чарада бөтен дөньядан барлыгы 70 парламент делегациясе катнаша. Стефанчук моны "куәтле рәвештә" Украина суверенитетын һәм бөтенлеген хуплау дип атады.
Үз чыгышында Чехия премьер-министры Петер Фиала кырымтатарларга һәм Украина ватандашларына "тарихи гаделлекнең кире кайтачагын" вәгъдә итте.
"Европага тотрыклылык кирәк. Без төбәгебездә кемнеңдер чит җиргә бәреп кереп аны басып алуына юл куя алмыйбыз. без моны кырымтатарларга вәгъдә итәргә тиеш. Шәхсән үзем аларга булышуны, Украина ватандашларына исә тарихи гаделлекнең кире кайтачагын вәгъдә итәм", диде ул.
"Халыкара Кырым платформасы"ның Беренче парламент җыены былтыр 24-25 октябрьдә Хорватия башкаласы Загреб шәһәрендә узган иде.
Анда 50гә якын ил, халыкара оешма, парламентлардан вәкилләр җыелды. Җыенның нәтиҗәсе буларак уртак декларация кабул ителде. Документта кырымтатарларның хокуклары бозылуы белән беррәттән халыкара парламентларда Кырымны һәм Акъяр шәһәрен Русия оккупациясеннән азат итү өчен резолюция кабул итәргә кирәклеге әйтелде. Саммит барышында Кырым Украинага кайтарылганнан соң аны интеграцияләүдә булачак проблемнар турында да фикер алыштылар.
- "Кырым платформасы"ның беренче җыены 2021 елның 23 августында үтте. Анда 47 чит дәүләт һәм халыкара оешма катнашты. "Кырым платформасы"н оештыру башлангычы белән беренче булып Кырымтатар мәҗлесе чыккан булса, соңыннан бу ниятне Украина тышкы эшләр министрлыгы да яклады.
- Ул, Русиянең Кырымны оккупацияләвенә җавап итеп, халыкара басымны арттыруга, Русия режимы корбаннарын яклауга, кеше хокукларының алга таба да бозылуына юл куймаска дигән максатлар белән эшли. Иң мөһим максатларның берсе – Кырымны Русия оккупациясеннән азат итеп, Украинага кире кайтару.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум