Башкортстанның экология активисты Фәрит Рәхмәтуллов республика башлыгын сайлауга халык намзәтен билгеләргә тәкъдим итә. Республика халкына шундый мөрәҗәгатен ул ВКонтактедагы сәхифәсендә чыгарган.
"Бу ел - сайлаулар елы. Русия президенты сайлауларын калдырып торыйк, анда болай да барысы да аңлашыла. Әмма республика башлыгын сайлау - Башкортстан халкы өчен бик мөһим. Безнең республиканың киләчәге тулысынча үзебездән генә тора. Нәкъ безнең сивил фикеребез, иҗтимагый карарыбыз республика үсешен үзгәртә ала", дигән ул.
Рәхмәтуллов әйтүенчә, "җимерелү юлында калыргамы, яңа тормыш корыргамы" - моны сайлауда бирелгән карар хәл итәчәк. Ул "халыктан һәм халык арасыннан намзәт" билгеләргә кирәк ди.
"Бу намзәтне без үзебез тәкъдим итәргә тиеш. Әйдәгез, Куштауны яклаган чактагы кебек берләшик. Хәзер халкыбыз тәкъдим иткән намзәт өчен тау булып басарга кирәк", диелә мөрәҗәгатьтә.
Фәрит Рәхмәтуллов үзе намзәтләр итеп өч кешене тәкъдим иткән: Равил Сөләйманов (Туймазы районы Кандра авылы), Илдар Йомаголов (Баймак) һәм Фаил Алсыновны (Уфа).
Былтыр 29 ноябрь көнне туры элемтәсе вакытында Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан сайлауда катнашу ниятен белештеләр. Моңа җавап итеп ул "әле ул вакытка кадәр яшәргә кирәк" диде һәм катнашу-катнашмавы Путинга бәйле булуын әйтте.
"Әгәр ул кирәк дип тапса, "Бар, тагын эшлә" дип әйтергә мөмкин. Мин эшләячәкмен, сайлауларга барачакмын. Әгәр башка карарлар булса, димәк башка карар кабул итеп башка урында эшләрбез", дигән иде ул.
- Фәрит Рәхмәтуллов – Куштауны яклап көрәшүчеләрнең берсе. Куштау активистларын кыйнауда гаепләнүче Ишембай районы башлыгы Азамат Габдрахмановның вазифадан китүен таләп иткән җыеннарны башлап йөрде, моның өчен аңа 40 мең сум штраф җәзасы бирелде.
- Башкортстан башлыгын сайлау 2024 елның сентябренә билгеләнгән.
- Былтыр ноябрь ахырында Башкортстанда яшәүчеләр Путиннан Хәбировны вазифасыннан алуны сораган иде. "Башкортстанның күп милләтле халкы" исеменнән яздырылган видеода "Радий Хәбировка җитәкче буларак бөтенләй ышанмаулары, аның Башкортстанда яшәүче халык мәнфәгатьләренә каршы эш итүе" әйтелә.
- Сентябрьдә Башкортстанның элекке түрәсе Диләрә Гундорова да Радий Хәбировны республика башлыгы вазифасыннан читләштерүне сорап, Русия президентына мөрәҗәгать язган иде.
- Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Хәбиров идарә иткән чорда "Башкортстанның хокукый нигезе – халыкның илдәге дәүләт институтларына ышанычы какшый", "коррупцион күренешләр үсеше өчен шартлар тудырылган", "кайчандыр чәчәк аткан Башкортстан реаспубликасы социаль деградация һәм социаль низаг чигендә тора".
- Шул ук вакытта Башкортстанда яшәүчеләр Хәбировны сугышка җибәрү турында петиция имзалады. Хат авторы Хәбировны Русия кораллы көчләре сафына алып, Украинадагы сугышка җибәрергә тәкъдим итте. Сугыштагы башкортстаннарны "хуплавын үз үрнәгендә күрсәтсен", ди ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум