Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия азатлыгы" легионы Украина яклап Русия чиген үтеп чыгуы турында хәбәр итте


Рәсми рәвештә Мәскәү дә, Киев та Русиянең ике өлкәсендә чик буен үтеп чыгулары турындагы хәбәрләргә фикер белдермәде.

Украин Telegram-каналлары һәм Русия яклы блогерлар Украина ягында сугышучы хәрбиләрнең Русиянең Курски һәм Белгород өлкәләренә үтеп керергә мөмкин булуын хәбәр итте. Беренчел мәгълүматларга күрә Украина яклап чикне уртак операция кысаларында берничә хәрби төркем: "Русия азатлыгы" легионы, Русия ихтыяри корпусы һәм Себер батальоны үтеп чыккан. Бу төркемнәр нигездә Украина ягында сугышучы русияләрдән тора.

Килгән хәбәрләргә күрә, Курски өлкәсенең Тёткино торак пункты тирәсендә сугышлар башланган. Шулай ук интернетта видео чыкты, анда Белгородның Горьковский бистәсе кырыннан украин танкы бара диелә.

Киевта яшәүче оппозиционер сәясәтче Илья Пономарёв (аны Украина ягында сугышучы төркемнәрнең берсе белән бәйлиләр) әйтүенчә, Белгород өлкәсенең чик буенда урнашкан Лозовая Рудка торак пункты "тулысынча азат итүче көчләр контролендә".

Сишәмбе иртәсендә "Русия Азатлыгы" легионы видео чыгарды, аннан күренгәнчә, һөҗүм Русиядә булачак президент сайлаулары белән бәйле. Соңрак Легион телеграм-каналында видео чыкты, анда чик буен үтеп чыгу төшерелгән дип ышандыралар.

Чыганакларына таянып Русиянең сугышны хуплаучы WarGonzo каналы Харьков яклап чикне 50ләп кеше үтеп чыкмакчы булган, дип яза.

Рәсми рәвештә Мәскәү дә, Киев та Русиянең ике өлкәсендә чик буен үтеп чыгулары турындагы хәбәрләргә фикер белдермәде.

  • Русия тәртип саклау оешмалары белдерүенчә, "Русия азатлыгы" легионы 2022 елның мартында, Украина президенты Владимир Зеленский кушуы белән төзелгән. Янәсе бу Русиядән ихтыяриларны табып, аларны Украина ягында сугыштыру, ә алга таба "Русиядә терактлар кылып, үзәк хакимиятне бәреп төшерү" өчен эшләнгән.
  • Былтыр март аенда "Русия азатлыгы" легионы Русиядә террорчы оешма дип табылды. Хәрби төркем ак-зәңгәр-ак төсләрдәге байрак куллана, активистлар аны сугыш башланганнан соң "азат Русия" байрагы буларак тәкъдим иткән иде.
  • Моннан тыш, Украина ягында Урыс ихтыяри корпусы – Русиядән киткән уңчы активистлардан төзелгән хәрби төркем дә сугыша. Былтыр 22-23 майда Белгород өлкәсенә "Урыс ихтыяри корпусы" һәм "Русия Азатлыгы" легионы вәкилләре кергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG