Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе "Татфондбанк"ның элекке җитәкчесе Роберт Мусинны буыннарын алмаштыру өчен йорт сагына җибәрүдән баш тарткан


Роберт Мусин
Роберт Мусин

Былтыр җәй көне Мусинга оча-бот буынын алыштыру өчен операция ясаганнар, ә хәзер адвокаты әйтүенчә,  икенче оча-бот буынын һәм тезләрендәге буыннарны алмаштырырга кирәк.

Адвокат Алексей Клюкин "Татфондбанк"ның элекке җитәкчесе Роберт Мусинны йорт сагына күчерүне сорагач, Татарстан Югары мәхкәмәсе бу үтенечне кире каккан. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

Былтыр җәй көне Мусинга оча-бот буынын алыштыру өчен операция ясаганнар, ә хәзер адвокаты әйтүенчә, икенче оча-бот буынын һәм тезләрендәге буыннарны алмаштырырга кирәк. Яклаучысы аның тикшерү изоляторында тиешенчә дәвалана алмавын әйтә. Шуңа күрә ул элекке банк җитәкчесен тикшерү изоляторыннан чыгарып өй сагына күчерүне сораган. Мусин үзе бу утырышта катнашмаган. Мәхкәмә адвокатның үтенечен канәгатьләндермәгән.

  • 2016 елның 13 декабрендә Татфондбанк үзенең бүлекчәләрен ябып, акча бирүне туктатты.
  • 2017 елның 3 мартында Русия Үзәк банкы Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор Банкның лицензияләрен алды.
  • Шул ук көнне Татфондбанк идарәсе рәисе Роберт Мусинга карата җинаять эше ачылды.
  • 2021 елның 28 сентябрендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аны 12 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән иде. Соңрак Татарстан Югары мәхкәмәсе җәза мөддәтен киметеп, 11 елга калдырды,
  • Мусинны вазифасыннан файдалануның алты эпизодында гаепләделәр. Килгән зыянның күләме 53 млрд сум дип бәяләнә. Мәхкәмә Мусинны дүрт эпизодта гаепле дип тапты, икесенең мәхкәмәдә каралу вакыты чыккан диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG