АКШ Украинаның Русия эченә һөҗүмнәр ясавына каршы түгел. Бу хакта Fox News-ка әңгәмә вакытында АКШ президенты махсус вәкиле Кит Келлог әйтте.
Fox News журналисты Джеки Хайнрих Келлогтан: "Украина Русия эченә кадәр һөҗүмнәр ясый ала һәм моны президент рөхсәт иткән дип аңларга кирәкме?" дип сорады.
"Әгәр Трамп, вице-президент Джей Ди Венс һәм дәүләт сәркатибе Марко Рубио сүзләренә карасак, җавап - әйе", диде.
Ул шулай ук Украина президенты Владимир Зеленскийның Трамп белән очрашкан вакытта ерак арага ата торган Tomahawk ракетларын соравын искә төшерде, әмма бу хакта карар әле кабул ителмәгән.
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков әлеге һәм башка белдерүләрне шәрехләп Мәскәүдә моны "игътибар белән анализлыйлар", диде. Шул ук вакытта аның фикеренчә, ерак арага оча торган ракетлар фронттагы хәлне төптән үзгәртә алмый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум