Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саклану министрлыгы белән килешү төзегән чит ил ватандашларын Русия башка дәүләтләргә бирмәячәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиянең җинаять-процессуаль кодексына әлеге төзәтмәне кертүне хөкүмәт комиссиясе хуплаган.

Русия контракт төзегән чит ил ватандашларын җинаять җаваплылыгына тарту өчен башка илләргә тапшырмаячак. Бу хакта үз чыганакларына таянып "Ведомости" яза.

Төзәтмәләр Русия армиясендә һәм башка хәрби бүлекләрдә килешү нигезендә хезмәт иткән, шулай ук алар составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затларга кагылачак.

"Ведомости"га Русия юристлар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Игорь Черепанов аңлатуынча, мондый чаралар хәрби серне һәм башка мөһим мәгълүматны саклау максатыннан кертелә.

Моннан тыш, контрактчыларны илдән чыгарып җибәрмәячәкләр, аларга 1000 сумнан алып 50 мең сумга кадәр штраф салачаклар яки 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп итәчәкләр. Шулай ук бу кешеләрнең Русиядә калу срокларын кыскарту, яшәү рөхсәте бирмәү, Русиягә кертмәү тыелачак.

  • Үзәк Азиянең кайбер илләре, әйтик Кыргызстан, Таҗыкстан һәм Үзбәкстан хакимиятләре Русиядә эшләүче ватандашларын саклану министрлыгы белән контракт төземәгез дип кисәтеп куйды. Бу илләрдә мондый очраклар "Яллану" дигән җинаять кодексына туры килә һәм аның өчен 10-15 елга иректән мәхрүм итәләр.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG