Сак астында тотылучы кырымтатар мөслимәләре Февзие Османова, Эльвиза Алиева һәм Насиба Саидова әниләре Акмәчетнең 1нче санлы Тикшерү изоляторы хакимияте вәкиле белән очрашкан.
"Кырым теләктәшлеге" проекты сәхифәсе язуынча, аналар Тикшерү изоляторындагы шартларга зарланган.
Мөслимә Насиба Саидова әнисе Динара Июпова сүзләренчә, алар хәзер дә Тикшерү изоляторының җитәкчесе белән очраша алмаган. Шуңа изоляторның тотылу шартлары өчен җавап бирүче бүлек җитәкчесе янына барган, әмма ул урынында булмау сәбәпле аналарны аның урынбасары Т.Ю.Средина кабул иткән.
Ул аналарның шартлар турындагы сорауларга җавап итеп: "Гомумән, шартлар нормаль", дигән.
"Без аңа дымлы, салкын, дибез. Ә ул: "Бөтен җирдә шулай", ди. <…> Күселәр, тараканнар бар дип ишеттек, дибез. "Бу кызларның камераларны ничек чиста тотуына бәйле", ди. Без урын-җир, юрган дибез – ул юрганда никадәр кеше утырган, үзебезнекен алып килергә ярамыймы? "Юк, бернәрсә дә ярамый" дип җавап бирде дип сөйләгән Июпова.
Аналар шулай ук тикшерү өчен төзелеп басканда кызларга ят ирләр янында яулыкларын салырга мәҗбүр итү мәсьәләсен дә күтәргән. Средина бернинди мәҗбүри итү булмады, "кызлар теләгәнчә яулыктан йөри", дигән.
"Алар бит төрле камераларда утыра, һәм бер-берсе белән күрешә дә, аралаша да алмый. Шуңа күрә хезмәткәрләргә яла ягу өчен алдан килешкәннәр дип әйтү мөмкин түгел. Әмма аларның һәрберсе адвокат яки хат аша беренче көннәрдә тикшерүләр вакытында яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен җиткерде һәм ул вакытта анда ир-атлар да булган", дип сөйләгән Динара Июпова.
- Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова 15 октябрьдә сак астына алынды.
- 2024 елның 16 сентябрендә Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән дүрт мөслимә дә кулга алынды. Соңрак тагын бер мөслимә тоткарланды. Аларның барысы да Тикшерү изоляторында утыра.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум