Accessibility links

Доку Умаров үлеменә дәлилләр юк


Ингушетиядә оештырылган махсус чара вакытында үтерелгән 17 сугышчының алтысының кемнәр икәне ачыкланган. Алар арасында сугышчылар юлбашчысы Доку Умаров юк, диде республика җитәкчесе Юнысбәк Евкуров. Умаровның үлеме турында кайбер мәгълүмат чаралары хәбәр иткән иде.

Үтерелгән сугышчыларның берсе 24 гыйнварда “Домодедово” һава аланында булган террор һөҗүмен оештыруга катнашкан булырга мөмкин, дип фаразлана. Һава аланында 37 кеше һәлак булды, йөздән артыгы яраланды.

Ингушетиядә махсус чара дәвам итә. Республикада сугышчыларның тагын ике хәрби ныгытмасы булырга мөмкин, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG