Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачлык игълан иткән сәүдәгәрләр мэрия вәкиле белән очрашты


Мәскәү мэриясе бинасында ачлык игълан иткән Красногвардейский базары сәүдәгәрләре белән шәһәр хакимиятенең сәүдә һәм хезмәтләндерү бүлеге башлыгы урынбасары Никита Кузнецов очрашты.

Чарада катнашкан “Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов сүзләренә караганда, йөзләп кеше шәһәр хакимияте башлыгы Сергей Собянин белән очрашуны таләп иткән.

Сәүдәгәрләр шәһәр идарәсенең базарны ябу карарына каршы чыга.

Базар алдан игълан ителмичә ябылып, меңнән артык кеше эшсез калды.

Сәүдә департаменты вәкиле базар урнашкан бистә идарәсенә эшсез калган сәүдәгәрләргә компенсация булдыру турында күрсәтмә бирелде, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG