Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстандагы шартлауда алты кеше һәлак булды


Пакстанның төньяк-көнбатышында автобус тукталышындагы шартлаудан кимендә алты кеше һәлак булды, унлап кеше яраланды.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Әфганстан чиге янындагы Җандул шәһәрендә җиттән идарә ителә торган бомба шартлатылган.

Пакстанның Пинҗап шәһәрендә кичәге шартлауларда һәлак булучылар саны иллегә җитте. Яраланган җитмешләп кеше хастаханәгә салынды.

Якшәмбе Дира-Гази-Хан районындагы суфыйлар мәчетендә ике интихарчы бомбалар шартлатты.
XS
SM
MD
LG