Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә шартлаткычлы кеше тоткарланды


Мәскәүдә сугышчыларга бәйле булуда шикләнелгән Дагыстан кешесе тоткарланды.

Атнакич эчке эшләр министрлыгының Мәскәү идарәсе вәкиле Виктор Бирюков шикле дагыстанлыгының Кутузов проспектындагы бер өй янында чәршәмбе тоткарланганлыгын белдерде.

Полиция белдерүенчә, аның машинасында кулдан ясалган шартлаткыч табылган.

Аңа кадәр исә ул кешенең сугышчыларга бәйле булуы турында мәглумат килгән булган.

Мәгълумат килгәннән соң ул кешене күзәтә башлаганнар һәм ул шәһәр үзәгенә таба юнәлгәч аны тоткарларга булганнар.
XS
SM
MD
LG