Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон китап ярминкәсендә Русия шәрәфле кунак буларак катнаша


Лондонда бүген ачылган китап ярминкәсенә быел Русия шәрәфле кунак буларак чакырылган. Күргәзмәнең Русиягә багышланган өлешен ачуда президент хакимияте башлыгы Сергей Нарышкин, Русиянең Британиядәге илчесе Александр Яковенко һәм Русия матбугат идарәсе башлыгы Михаил Сеславинский катнаша.

Русия ярминкәдә катнашучыларны үзенең иң зур нәшрият программалары белән таныштырачак, язучылар белән очрашулар оештырачак, рус әдәбиятын инглизчәгә тәрҗемә итүчеләргә грантлар тәкъдим итәчәк.

Лондон халыкара китап ярминкәсе өч көн дәвам итә. Киләсе ел шәрәфле кунак итеп АКШ чакырылган.
XS
SM
MD
LG