Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тунисның элекке президентына 18 гаепләү белдереләчәк


Тунисның элекке президенты Бин Али хатыны Ләйлә белән
Тунис хакимиятләре гыйнвар аенда булган урам җыеннары вакытында Согуд Гарәбстанга качкан элекке президенты Зина әл-Абидин Бин Алигә 18 маддә нигезендә гаепләү белдереләчәк, алар арасында кеше үтерү һәм канунсыз наркотик сатуда гаепләүләр булачак, дип хәбәр итте.

Бу хакта Тунис юстиция министры Лажар Каруи Шебби белдерде.

Хөкүмәт Согүд Гарәбстанын Бин Алине Туниска тапшыруны таләп итә. Тунис шулай ук элекке президентның хатыны һәм гаиләсен кулга алуны сорап халыкара полиция – Интерполга мөрәҗгать итте.
XS
SM
MD
LG