Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта боралакларга һөҗүм итүче гыйсъянчылар төркеме юк ителде


Гыйракта АКШ боралакларына йөҗүмнәр әзерләвче төркем дип шикләнелгән төркем җитәкчеләре һава һөҗүме белән үтерелде. АКШ хәрбиләре әйтүенчә, ул һөҗүм җомга көнне Багдадтан төньяктагы Тажи авылы янында булган. 20 гыйнвардан бирле гыйсъянчылар Гыйракта 8 боралак бәреп төшереп барлыгы 28 кешене үтерде. Корбаннарның күпчелеге хәрбиләр. Гыйрак саклану министрлыгы Гыйрак иминлек көчләре җомга көнны көнбатыштагы Анбар виләятендә 39 сугышчыны үтерде, 30-ны тоткарлады дип белдерде.
XS
SM
MD
LG