Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буенда экстремизм көчәя?


Мәскәү – Русиянең эчке эшләр министры урынбасары Олег Сафонов Русиянең кайбер төбәкләрендә дини эктримистларның әүземлеге артуына борчылу белдерде. Итар-Тасс агентлыгы аның "Төньяк Кавказда бераз тотрыклылану күзәтелсә, Идел буеның кайбер төбәкләрендә экстремистларның эшчәнлеге борчылу тудыра" дигән сүзләрен китерә. Сафонов бу сүзләрен Кремльдә Русия президентының югары дәрәҗәле офицерлар белән очрашуында әйткән.

Русия президенты Владимир Путин иминлек хезмәтләрен киләсе җирле һәм Дума сайлауларында милләтчел һәм экстремистик шигарләргә юл куймаска чакырган.
XS
SM
MD
LG