Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракның элекке вице-президенты асып үтереләчәк


Гыйракның аппеляция мәхкамәсе Сәддам Хөсәин хакимияте чорында вице-президент булып торган Таһа Яссин Рамаданга билгеләнгән үлем җәзасы карарын үз көчендә калдырды. Рамадан Хөсәин һәм тагын 6 гаепләнүче 1982 елда 148 шыгыйны үтерү эшенә бәйле рәвештә узган ноябрьдә хөкем ителгән иде. Баштарак Рамадан гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде. Әмма аппеляция мәхкамәсе бу артык йомшак җәза дигән карар чыгарды. Рамаданга билгеләнгән үлем җәзасы карарының кайчан башкарылачагы әле билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG