Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы АКШ илчесе гыйсьянчылар белән сөйләшүләр булуын таный


Кушма Штатларның Гыйрактан китүче илчесе Залмай Хәлилзад АКШ рәсмиләре гыйсьянчылыкка бәйле төркемнәр белән аларны сәяси процесска кертү максатында сөйләшүләр үткәрде дип белдерде. Хәлилзад бүген Багдадта вазыйфасыннан китү уңаеннан матбугат очрашуы үткәрде. Хәлилзад мондый сөйләшүләр үткәрелүен җәмәгәтчелек алдында таныган беренче АКШ рәсмие. Аның әйтүенчә, сөйләшүләр былтыр башланган. Узган атнакичтә Гыйракның бер югары рәсмие Гыйрак хөкүмәте кайбер гыйсьянчы төркемнәр белән сөйлүшүләр алып бара диде. Ак Йорт Хәлилзадны БМОга АКШ илчесе итеп тәкдим итте.
XS
SM
MD
LG