Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Чуров – Русия Үзәк Сайлау Комиссиясенең яңа рәисе


Русиянең ел ахырында парламент сайлауларын, киләсе язда президент сайлауларын үткәрәчәк яңа Үзәк Сайлау Комиссиясе үзенең яңа рәисе итеп Владимир Чуровны сайлады. Чуров бу вазыйфага тәкъдим ителгән бердәнбер намзәт иде. 15 әгъзадан торган комиссиядә Чуров 13 уңай, 2 каршы тавыш белән сайланды. Чуров 1990 елларда Питербур шәһәр идарәсендә президент Владимир Путин белән бергә эшләгән булган.
XS
SM
MD
LG