Гыйрактагы АКШ хәрбиләре әйтүенчә, Фәллүҗә шәһәрендә җирле хөкүмәт бинасы янында сугышчылар хлорин газы төягән 2 машина шартлатып Гыйрак һәм АКШ иминлек көчләренеŋ 15 хезмәткәрен яралаган.
Хлорин газыннан агуланганнарга табиблар ярдәм күрсәтә.
Гыйрактагы гыйсъянчылар үз һөҗүмнәрендә химик бомбаларны, бигрәк тә хлорин газын еш куллана.