Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль тынычлык конференциясе үткәрергә чакыра


Израиль премьер-министры Еһуд Олмерт гарәп илләре җитәкчеләрен Гарәп-Израиль низагын чишү турында фикер алышу өчен төбәк конференциясе үткәрергә чакырды. Иерусалимда хәзер Европа Берлегендә рәислек итүче Германиянең канцлеры Ангела Меркель белән уртак матбугат очрашуында Олмерт ул конференциядә Фәлестин идарәсе башлыгы Мәхмүт Габбас белән Сөгүд патшасы Габдулланың да катнашуын теләве турында әйтте.
XS
SM
MD
LG