Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран белән Британия дипломатлары тоткарланган 15 британ турында сөйләшә


Иранның Югары Дәүләт Иминлек Шурасы рәисе Али Лариҗани Британия һәм Иран дипломатлары Фарсы култыгында Тәһран тоткарлаган 15 британ диңгезчесе турында турыдан-туры сөйләшүләр башлады дип белдерде. Лариҗани Иран дәүләт телевидениесенә бу сөйләшүләр низагны чишүгә таба беренче адым диде. Аңа кәдәр Лариҗани низаг британиялеләрне хөкем итми генә чишелергә мөмкин дип исәпләвен әйтте. Тәһран аларны рөхсәтсез диңгезнең Иран өлешенә керүдә гаепли. Британия исә иранлылар аларны диңгезнең Гыйрак ягыннан алып киткәннәр ди.
XS
SM
MD
LG